Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Районыбыз талантлары – бер сәхнәдә. «Халык талантлары» үзешчән сәнгать смотр-бәйгесе 250дән артык катнашучыны җыйды

Укытучы, сыер савучы, китапханәче, пешекче, көтүче, почтальон, фельдшер, авыл җирлеге башлыгы, музей, балалар бакчасы хезмәткәре һәм башка һөнәр ияләрен нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? Сәхнә, җәмәгать, сәхнә!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Җыр-моңга, иҗатка, туган җиренә, теленә гашыйк кешеләр генә сәхнә түренә менеп, бар күңелен, йөрәген тамашачыга ачып сала аладыр. Моның шулай икәнлегенә без Олы Ачасыр мәдәният йортында узган «Халык талантлары» үзешчән сәнгать смотр-бәйгесенең гала-концертын караганнан соң инандык.

Районыбызның Идел аръягы клуб һәм мәдәният йортлары коллективлары үзешчән артистлар белән әлеге смотр­бәйгедә бик актив катнашты. Жюри әгъзасы булган, Горький исемендәге мәдәни үзәк каршында эшләүче «Русь» һәм «Йолдызым» ансамбле җитәкчесе, Яшел Үзән музыка мәктәбенең җыр һәм хор бүлеге укытучысы Йолдыз Шәмгунова 11 җирлектә булган чыгышларны түкми-чәчми язып барды. Без аларны социаль челтәрләребездә яктырттык. Инде менә Олы Ачасыр мәдәният йорты гала-концертка иң-иңнәрен җыйган иде.

Яңартылган, иркен, заманча мәдәният йортында һәркемгә урын җитәрлек. Авылларыбызның йөзек кашы булган гармунчылар дәртле көйләре белән килгән һәркемне елмаеп каршы алды. Зур иркен фойеда һәр мәдәният йортының күргәзмәсе оештырылган иде, алар анда үз эшчәнлеген тәкъдим итте. Искиткеч бай хезмәт тупланган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган смотр-бәйгенең гала-концерты өч өлештән торды: сугышка кадәрге еллар, сугыштан соңгы вакыт һәм бүгенге чор. Бәйрәмне Күгеш талантлары ачып җибәрде. Фольклор коллективларның гореф-гадәтләребезне яңартуы, яшь буынга традицияләребезне җиткерүе мактауга лаек. Яшьләр кырдагы авыр хезмәтне дә күңел ачып, җыр-моң белән башкарды. Аларга Күгәй үзешчәннәре кичке уен җыры «Наза» белән кушылды. Онытыла барган уеннарыбызны күреп, күпләр яшьлекләренә кайткандыр дип ышанам.

Күмәк коллективларны Татар Танаеннан Рәшидә Мостафина, Олы Ачасырдан Гөлсинә Гыйбадуллина, Күгештән Айгөл Төхбәтуллина, Мулла Иленнән Гөлнара Фәтхуллина чыгышлары аралаштырды. Аларны тыңлаганда каз тәннәр чыкты. Мулла Иленең «Сүнмәс дәрт» фольклор ансамбле «Чабата» биюен башкарганда исә, кызларның җитезлегенә сокландык. Гомумән, һәрберсенең үзләрен иркен тотулары, оста итеп рольгә кереп уйнаулары безне әсир итте. Күпме талант иясе яши бит безнең авылларыбызда, дип, горурланып утырдык.

- Мондый смотр-бәйге үзешчәннәр арасында соңгы тапкыр Шәүкәт Миңнуллин эшләгән елларда, ягъни 2012 елда Олы Ачасырда узган булган. Без бу традицияне яңартырга булдык. Киләсе елга бәйге театр коллективлары арасында узачак. Һәм ел саен шулай аралаштырачакбыз. Быел «Халык талантлары» 3тән 80 яшькә кадәр 250гә якын кешене җыйды. Гала-концертта 120гә якын кеше катнашты. Һәрберсе үзенчә тырышып әзерләнгән. Конкурс булгач, урыннар да билгеләмичә булмый. Жюрига бик авырга туры килде. Үзебез өчен яңа талантлар ачтык. Мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга зур рәхмәт. Шулай ук, югары дәрәҗәдә кунакларны кабул итеп, үзенә сыйдырган Олы Ачасыр мәдәният йорты коллективына да рәхмәтемне җиткерәм. Шушы күркәм бәйрәм дәвамлы булсын иде, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Идел аръягы клублар системасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин.

Сәхнә бер минутка да тынып тормады. Бер бүлек белән икенчесен котлаулар гына аерды. 

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманы тулаем газетабызның №17 (30 апрель, 2025) санында, 7нче полосада укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев