Яшел Үзән районы Әйшә авылы гимназиясе үзенең 115 еллык юбилеен билгеләп үтте
Май аеның кояшлы бер көнендә Әйшә гимназиясе үзенең 115 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу яшьтә гимназиянең бай тарихы, педагогларның фидакарь хезмәте һәм укучыларның искиткеч казанышлары ята.
1910 елда нигез салынган мәктәп үзенең традицияләрен саклап һәм яңа инновацияләр кертеп, бик озын юл үтә. Төрле еллардагы директорларның акыллы җитәкчелеге, аларның эшкә бирелгәнлеге һәм стратегик күзаллаулары аркасында уку йорты һәрвакыт мәгариф үсешендә булды һәм шулай булып кала да. ЗМР мәгариф идарәсе методисты Р.А.Сәлахова да моны билгеләп үтте. Ул мәктәп администрациясенә һәм коллективына югары нәтиҗәләр һәм сайлаган эшләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде.
Гомумроссия мәгариф профсоюзының Яшел Үзән территориаль оешмасы рәисе Н.Н.Копвиллем, шулай ук педагогик коллективның югары профессиональлеген ассызыклады, яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү эшенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу тантаналы көнне гимназиянең социаль партнерлары: Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Р.И. Идиятуллин, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика бүлеге начальнигы З.В.Шакирова, Баязитов исемендәге мәдәният сарае җитәкчесе Е.А. Колчина, Әйшә авылы китапханәчесе А. М. Фәйезова, “Колосок” балалар бакчасы мөдире Л.В.Дорофеевалар белән күптәннән нык дуслык бәйли.
Мәктәпнең юбилеен тантаналы һәм лаеклы итеп үткәрергә чыгарылыш сыйныф укучылары булышты. Бигрәк тә Минһаҗев А.Р., Майоров А. уңайлы белем бирү мохите тудыруы өчен, аларның юмарт ярдәмнәрен билгеләп үтәсем килә.
Бу көннәрдә мәктәптә күп еллар буена укучыларга белем биргән хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләре яңгырый. Аларның тәҗрибәсе, зирәклеге һәм һөнәргә чиксез мәхәббәте бүгенге уңышларга ныклы нигез салды.
2024 елда алынган гимназия статусы – белем бирү сыйфатын законлы тану. Без тарихыбыз белән горурланабыз һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Юбилеең белән, гимназия! Сиңа яңа җиңүләр теләп калам!
Гөлнур Зыятдинова, Әйшә гимназиясе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев