Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Туган авылымда яшәвем, халкыма хезмәт итүем белән бәхетлемен» - авыл фельдшеры Гөлнара Хәйруллина

Районыбызның өлкән буыны белән даими аралашкач, күпләрдән: «Әле ярый фельдшерыбыз әйбәт, ул булганда күңелебез тыныч», – дигән фикерне еш ишетәбез. Әйе, авылда фельдшер-акушерлык пукты эшләү, алай гына да түгел, үз эшен яратып, намус белән башкаручы, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташы булу, халык өчен зур табыш инде ул.

–  Безнең Гөлнарабыз акыллы да, белемле дә, ярдәмчел дә, йомшак күңелле булуы белән дә аерылып тора, – ди күгәйлеләр, фельд­шерлары белән горурланып. Күгәйгә килгәч, без дә ФАПка сугылдык. Яңа, заманча, беренче ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр булган бинада Гөлнара Хәйруллина каршы алды. Аз сүзле, елмаеп кына торучы ханымнан хезмәте, тормышы турында чак мәгълүмат алдык. Гамәлләрен сүзе белән түгел, ә эше белән дәлилли торганнардан ул.

– Әтием Минзәлә якларыннан, бирегә хисапчы булып эшкә килгән. Әни белән танышып, гаилә корганнар. Ул гел авырды, гомере дә кыска булды. Үзем балачактан шәфкать туташы булырга хыялланмасам да, әтием әлеге һөнәрне сайлавымны үтенде. Каршы килмәдем, Яшел Үзән медицина училищесында шәфкать туташына укысам, соңрак Буада фельдшер һөнәрен үзләштердем. Юллама белән Урман поселогына җибәрделәр. Анда барганчы үз авылымда Илсөяр апа Гайнуллинаны декрет ялына чыгардым. Аннан Урманда эшләдем. Ул чакта 70ләп кеше яши иде, балалар да күп, килеп эшләүчеләр дә бар. Бүген исә ике кеше генә исәпләнә. Гаилә корып, бер-бер артлы кыз һәм улымны таптым. Аларны үстереп, эшкә чыкканда Илсөяр апа лаеклы ялга китте. Шулай итеп, 2008 елдан мин Күгәй ФАПында төпләндем. Элеккегесе белән бүгенгесен чагыштырып булмый. Бүген бар да компьютерда – программалаштырылган. Канда гемоглобин, холестерин күләмен үлчибез, ЭКГ ясыйбыз. Тик халык саны гына кими. Быелга 321 кеше исәпләнә, балалар саны алай ук аз түгел әле – 45. Йөри алмаучы өлкәннәргә участок табибы Илсөяр Таһирова белән өйләренә йөрибез. Бу көннәрдә тыл ветераннары янына барып, сәламәтлекләрен тикшердек, – ди Гөлнара ханым.

Халык нигездә кан басымының уйнавына зарлана, яман шеш белән авыручылар, шөкер, башка җирлекләр белән чагыштырганда, азрак икән. Диспансеризация программасы Күгәйдә тулысы белән үтәлә. Халык әлеге чараның кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа да ФАПка үзләре килеп күренә һәм Норлат участок хастаханәсенә юллама алалар. 35 елга якын хезмәт юлы дәверендә Гөлнара ханым гадәттән тыш хәлләргә очрамый, ә менә бала табарга ярдәм итү гадәти хәлләрнең берсе була.

Язмам герое 20 ел каената һәм каенана белән гомер итә. 7 ел урын өстендә ятучы каенанасын тәрбияләп, соңгы юлга озата. Туганнары, дуслары, күршеләре белән дус-тату яшиләр. Инде озак еллар диндә, намазын калдырмый, быел Гомрә хаҗына да барып кайткан. Тыйнаклыгы белән аерылып торган Гөлнара апа боларның берсен дә безгә сөйләмәде. Әмма авылдашлары барысын да белә, күрә. Күптән түгел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, озак еллар авыл халкының сәламәтлеге сагында торган ак халатлы шәфкать туташыннан үткән елларга нәтиҗә ясап, хис-кичерешләре белән уртаклашуын да сорадык.

– Мин, гомумән, туган авылымда яшәвем, халкыма хезмәт итүем белән бәхетлемен. Кем өчендер бу төшенчәләр бик гади тоелыр, әмма минем өчен бик кадерле. Бәхетемне читтән эзләмәдем. Ирем белән аңлашып яшибез, ул миңа эштә дә, өйдә дә нык булыша. Кызыбыз тормышта, онык сөябез, ә улыбыз әле өйләнмәгән. Аллаһка шөкер итеп яшәр өчен бар да бар. Һәрбарчабыз сәламәт булыйк та, тизрәк илебездә тынычлык урнашсын иде, – ди әңгәмәдәшем.

Менә шундый, тормышта иң кирәкле теләкләрне бер-беребезгә юллап, Гөлнара ханым белән хушлаштык. Үткән бәйрәмнәрегез мөбарәк булып, киләсе юбилейларны да шатланып, тигезлектә каршы алырга насыйп булсын иде.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев