Репортажи
-
Югалтуларсыз булмый, гомерлек кояшы да күз алдында «сүнә» Фәнзия Җәләлиеваның
Кеше тормышлары бер мизгел кебек кенә. Газетабызның язма геройлары белән очрашкач та, узган гомерләрен берничә минут эчендә бәян итеп бирергә мөмкиннәр. Әйтерсең лә, күз ачып йомганчы узган да киткән. Ә бит шушы еллар эчендә ниләр генә булмаган: яратышу, кавышу, сабыеңны тәүге тапкыр кулыңа алу, шатлану, борчылу... Вакыйгаларга бай вакыт ничек шулай тиз уза ала икән ул, ә?! Карашәм авылында яшәүче Фәнзия Җәләлиева белән дә язмыш йомгагын сүттек. Сөйләгәннәрен тыңлыйм да, кызык та, кызганыч та булып куя. Табигатьнең кинәт үзгәрүе кебек, әле ялтырап кояш чыга, әле коеп яңгыр ява...
-
Мондый язны күргән юк иде - Яшел Үзән районында 4 апрельдә үк чәчүгә керештеләр
Быел яз, гомер булмаганча, иртә килде, алдагы елларда алай түгел, ә болай иде, дигән сүзләрне өлкән буын авызыннан еш ишетәбез. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шул фикердә. Бу атнада районда барган язгы кыр эшләре белән башлыгыбыз Михаил Афанасьев танышты. Әлеге сәфәргә без – «Яшел Үзән» журналистлары да кушылды.
-
Яшел Үзәндә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты 2025» чарасының региональ этабы уза
Ул бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә узачак һәм «Кадрлар» милли проекты актив эш белән тәэмин итү федераль проекты кысаларында 2000нән артык мәйданчыкны колачлый.
-
Яшел Үзәндә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең күчмә утырышы уза
Бүген Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Халык программасын гамәлгә ашыру комиссиясенең күчмә утырышы уза.
-
Башкортстан язучысын Яшел Үзәнгә нинди җилләр ташлаган?
Яшел Үзәннең Тургенев урамындагы үзәкләштерелгән китапханәсенә күп кенә китап сөючеләр сукмак салган. Бу – яшел үзәнлеләрнең рухи азык туплап, күңеленә тынычлык табып, аралашып, ял итеп йөри торган яраткан урыны. Без дә монда еш булабыз. Бер килүебездә Яшел Үзәндә яшәп иҗат итүче язучы Кәрим Кара белән очрашып, якыннан таныштык.
-
101 яшьлек Наилә Ганиева: «Хастаханәдә бер тапкыр да ятканым булмады»
Өлкән яшьтәге райондашларыбыз белән еш кына очрашып, аралашу бәхетенә ия кешеләр без – журналистлар. Аларның гыйбрәтле язмышларын тыңлап, акыллы фикерләрен, үгет-нәсыйхәтләрен туплап, ниндидер рәхәтлек хисе җыеп кайтабыз. Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче Наилә Ганиева белән күрешкәч тә, соклануыбызның, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады.
-
Кала дип ашкынса да, авыл үзенә тарта: Яшел Үзәндә төпләнгән кыз Юынчыга кайта
Язмыш дигәннәре бик кызык нәрсә бит ул, син бер төрле фаразлыйсың, ә ул икенчегә, бөтенләй син уйламаган якка бора да куя. Олы Шырдан кызы Зөмәрә апа Хәйруллинаның да хыяллары зурдан була, күңеле белән калага ашкына ул...
-
Яшел Үзәндә К.Насыйри исемендәге рухи-агарту үзәге яки полилингваль мәктәп төзелә
Шәһәребездә Әлеге уку йортының үзенчәлеге нидә һәм ул башка мәктәпләрдән кайсы ягы белән аерыла? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертер өчен журналистларны әлеге кызыклы проект белән таныштырдылар.
-
Ифтар берләштерә, рухландыра, дуслаштыра
25 мартта шәһәрнең данлыклы «Тарихи» мәчетендә милләтебез тоткалары – мәгърифәт хезмәткәрләренең ифтар мәҗлесе оештырылды.
-
Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды
Без Аҗаган уеннарын уйнап үскән буын, авыл мәктәпләрендә аеруча җанлы, чын уза иде ул. Укытучылар ничек кенә оештырып бетергәннәрдер, авыл буйлап, төрле биремнәрне үтәп, йөгереп йөрүләребез әле дә күз алдында. Менә, ниһаять, патриотик тәрбия бирү, яшүсмерләр өчен тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтү һәм физик әзерлекне яхшырту максатыннан, Аҗаган уеннары кире кайта.
-
Норлат кебек зур авылда парк та булмасын инде!
Норлат хисап сессиясе быел мәктәп бинасында узды. Зал әллә ни зур булмаганга, халык белән шыгрым тулы иде. Ник мәдәният йортында түгел иде, дип сораучыларга җавап: авария хәлендә булу сәбәпле, әлегә залга керү куркыныч тудыра.
-
Яшел Үзәндә К.Насыйри исемендәге рухи-мәгърифәтчелек үзәге төзелә
Ул 500 укучыга исәпләнгән. Бүген әлеге уку йортының үзенчәлекләре хакында журналистлар һәм блогерларга сөйләделәр.
-
Шәһәребезнең «Тарихи» мәчетендә район күләмендә ифтар узды
Әлеге чара К.Насыйри юбилей елы кысаларында, Яшел Үзән муниципаль районының Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге, «Ак калфак» милли оешмасы белән берлектә Яшел Үзән муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары, ветеран укытучылары катнашында оештырылды.
-
Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә 20нче Бөтенроссия педагогик Занков укулары узды
Белем бирү учреждениесе инде озак еллар үсеш технологиясе буенча эшли, бу үз нәтиҗәләрен бирә: гимназия Россиянең топ-200 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән.
-
“Яшел Үзән” кызлары “Нейросетьләр белән эшләү үзенчәлекләре” дигән семинарда белем алды
Журналистлар заманадан артта калырга тиеш түгел, нейросетьләр белән эшли белү хәзерге вакытта күпчелек сфераларда алгы планга чыга.