Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла илен кем коткарыр?

Мулла Иле авыл җирлеге халык җыенына һәм кунакларны каршы алырга тырышып әзерләнгән.

Мәдәният йорты фойесында алар үзләренең тәм-томнарын да, кул эшләнмәләрен дә бик теләп тәкъдим итте. Шунда бизәкле самовары да кайнап утыра иде. Кунакчыллык әллә кайдан күренеп тора. Шул вакытта авыл үзешчәннәре дәртле биюләре белән клубны дер селкетеп, җыелучыларның күңелен күтәрде.

Җирлек башлыгы Илдар Сәлахиевның 2019 елга хисабын җыелучылар игътибар белән тыңлады. Эшләнгәннәр дә, планлаштырасылары да шуннан күренә. Быелгы үзсалымны нинди эшләр өчен тотылырга кирәклеге дә билгеләнә. Халык фикере мөһим. Шул ук вакытта, район җитәкчелеген дә, депутатларның да биредә булган проблемаларны чишүгә җәлеп итү мөмкинлеге – әлеге җыен. Ярый әле үзсалым һәм аңа дәүләтнең өстәп түләве бар. Әмма хисап чорында үзсалымның тиешенчә җыелып бетмәве аркасында (соңгы 6 ел эчендә) дәүләттән 1 миллионга якын акча кермәгән. Гәрчә, бу акча тиененә кадәр яшәү шартларын яхшырту өчен тотылса да. 

– Без – Идел аръягында үз хисабына яшәгән бердәнбер җирлек, – дип сөйли Илдар Сәлахиев. – Шуңа да үзсалымның һәм башка төр салымнарның да вакытында җыелуы мөһим. Үзсалым акчасы җыелу ел буена сузыла, нәтиҗәдә планлаштырылган эшләр артка кала, көннәр бозылгач кына юл салына башлый. Халык, нигездә, терлек асрап көн күрә, 3-4әр сыер тотучылар бар. 300гә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекчелек белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлек бар. 
Башлык сүзләренә караганда, 2019 елда 3 гидрант куелган һәм Олы урам белән К.насыйри урамнарын тоташтыр ган тыкрыкларга 630 метрдан артык таш юл салынган. Гомумән алганда, 5 ел эчендә үзсалым программасы буенча 1 чакрым юл төзекләндерелеп, барлыгы 2 чакрым 110 метр таш юл салынган һәм авыл җирлеге откан 1 млн. сум грант хисабына 800 метрга якын таш җәелгән. 

Юллар торышы буенча Мулла Иле дә башка җирлекләрдән әллә ни аерылмый. Аларны ремонтлау зур чыгымнар таләп итә. Нәтиҗәдә, аягыңны юрганга карап сузарга туры килә. Дәүләт программалары ярдәмгә килсә генә инде. Бигрәк тә җанга тигән Мулла Иле авылындагы үзәк урам юлын ремонтларга, сыйфатлы асфальт юл салырга кирәк. Вак таш җәюнең дә файдасы юк диләр, акча түгү генә, көзге һәм язгы пычракта барыбер ул күз ачып йомганчы юкка чыга. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин бу проблеманы юллар төзү буенча дәүләт программасына кереп хәл итәргә мөмкин булуын аңлата. Әмма аны быел түгел, киләсе елга гына планлаштырып булачак. Тик менә халыкның гына көтәр әмәле калмаган. 
Суның сыйфатсызлыгы – тагын бер зур мәсьәлә. Дәгъва белдерерлек тә. Яшәүчеләрнең махсус тутырып алып килгән шешәдәге болганчык суны күрсәң, шаккатасың. Санитар нормаларга туры килерлек су аксын өчен тагын бер скважина кирәк. Әмма бюджетта аның өчен акча юк, димәк, бу очракта да «Чиста су» дәүләт программасына эләгү юлын эзләү мөһим. 


Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт үлем турында белешмә алуның кыенлыгына, нәтиҗәдә, мәетне соңгы юлга озату вакытының кичектерелүенә карата борчуын белдерә. Өлкән яшьтәгеләрне дә шәһәргә моргка җибәрәләр. Әйтик, кеше җомга көнне үлеп китсә, ялларга туры килү сәбәпле, документны дүшәмбе көнне генә бирәчәкләр. Мәетне алуны тизләтү өчен өстәмә түләргә туры килә. Күмү эшләре болай да бик чыгымлы, ялгыз кешеләрнең артык акчасы юк. Фельдшер аңлатуынча, мондый хәл булмасын өчен, өлкән яшьтәге кешеләргә медицина учреждениесендә тиешле диспансеризацияне узарга, ачыкланган диагнозларны медицина картасында билгеләтеп барырга кирәк. Шуларга карап, аерым очрак лардан тыш, үлү турында белешмә бирелә алыр иде. 
Александр Старостин аңлатуынча, моңа карата аерым медицина таләп ләре яшәп килә. Бу өлкәдә прейскурантта билгеләнгән бәяләрдән тыш, ришвәтчелеккә юл куелса, шикаять ләр булмый торып, аны исбатлавы кыен. Шулай да, бу мәсьәлә медицина учреждениесе җитәкчелеге дәрәҗәсендә каралмыйча калмас. 
Чүп-чар мәсьәләсенә килгәндә, аны теләсә-кайда ыргытучыларга штраф салуны халык үзе үк сорый. Чөнки, андыйларны башкача өйрәтеп булмаячак, диләр. Ә бит җирлектә чүп контейнерлары урнаштырылган, искеләрен яңага алмаштырып та куйганнар. 

Җирлекнең башка проблемаларына килгәндә, мәдәният йортына капиталь ремонт таләп ителә. Быел аңа 
7 млн. 600 мең суммасында капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Суүткәргеч торбалар бик нык искергән. Аларны яңага алмаштырырга җыеналар.Шулай ук урамнарга таш җәю күздә тотыла. 

Халыкның тагын бер теләге бар: район башлыгының шәхсән үзен дә күрәселәре килә. «Безгә район башлыгының килгәне юк», – диләр. Әлбәттә, бөтен җыеннарда да башлык үзе катнаша алмас. Быелгы хисап сессияләрендә районнан башлыкның урынбасарлары катнашу – монда күтәрелгән һәр сорауның район хакимиятенә барып ирешәчәге, хәлнең контрольгә алыначагы турында сөйли. Ел башланып кына килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев