Репортажи
-
Авыл егете ул Рәшит – Бәчектән!
Көзге матур шимбә киче. Ерактан ук Түбән Урысбага мәдәният йортында утлар балкый. Халык клубка агыла. Әзрәк аптырап калдым, чөнки хәзер халыкны өеннән чыгарасы бик авыр бит. Мәдәният йортына килеп керүгә күңел балачакка, колхоз елларына йөгереп кайткандай булды. Биредәге мохит нәкъ менә үсмер чакларны хәтерләтә, күңелгә якын...
-
Телләрне һәм традицияләрне ничек саклап калырга? Бу сорауга җавапны бүген Осиновода эзләделәр
Бүген Карпов исемендәге лицейга мәртәбәле кунаклар килде. Бирегә күпмилләтле Яшел Үзән районында ничек яшәвебез турында фикер алышу өчен Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләре җыелды.
-
Район башлыгы Михаил Афанасьев бүген район кырларын иңли
Ул, «Нива» машинасы руле артына утырып, кыр батырлары белән күзгә-күз очрашып, хәлләрен белеште һәм алдынгыларны бүләкләде.
-
5 октябрь – дөньядагы иң хөрмәтле, иң рәхмәтле һәм иң саваплы һөнәр ияләре бәйрәме – Укытучылар көне!
Шул уңайдан Яшел Үзәннең Музыкаль мәктәбендә тантаналы да, бик җылы да чара узды.
-
Бер гасырлык гомер
Күп өлеше авыр сынауларга туры килгән тулы бер гасыр. Ленинград блокадасында булган Вафирә Вәлитова сугышның бөтен куркынычларын хәтерли.
-
65 елдан артык бергә гомер итүче Ганиевлар: «Бер-береңне аңлау, кирәк чакта юл куя белү мөһим»
Кеше тормышында иң зур бәйрәмнәрдә теләк теләгәндә сәламәтлек һәм тигез картлык насыйп булсын, диләр. Бу сүзләрнең мөһимлегенә еллар уза барган саен ныграк инанасың. Чынлап та, урамда өлкән яшьтәгеләрнең парлашып йөрүләрен күргәч, күңелеңнән: «Эх, безгә дә тигез картлык язсын иде», – дип хыялланасың. Яшьлектә кавышкан ярың белән гомер буе иңне-иңгә куеп яшәү нинди зур бәхет бит ул! Моның шулай булуын пар канаты каерылганнар бик яхшы аңлый.
-
«Яшел Үзән»гә – 30: Юбилей якын дусларын җыйды
Ул көн җитте. Әле кайчан гына «Яшел Үзән»ебез 25 еллыгын гөрләткән иде, вакыт кай арада уза икән, тагын биш ел өстәлде. Районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасы, шөкер, атна саен укучыларына иң кайнар, төгәл яңалыкларны, кызыклы, файдалы язмаларны җиткереп, район белән шәһәр, халык белән җитәкчеләр арасында күпер ролен үти.
-
Ислам динле рус кызы - музыкаль театр йолдызы
«Золотой микрофон» Халык җыр театрын тәмамлаган танылган композитор, актриса, җырчы, Яшел Үзән шәһәре гимны авторы – Ева Ричи.
-
Гөлнара Шакирова: «Кызым диеп яшим»
Районыбызда гыйбрәтле, ачы язмышлы гаиләләр бихисап. Аларның һәрберсенең дә үз тарихы, үз тормышы, үз кыйбласы. Язмыш дигәннәре кырыс сынаулары белән әле утта көйдереп, әле бозлы суларга салгандай итеп сындырырга теләсә дә, авырлыкларга йөз белән басып, башын имичә, рухын сындырмыйча кыенлыкларны җиңеп, үргә күтәрелергә көч табучылар, шөкер, арабызда бар.
-
Районыбызның иң өлгер почтальоннарын котладык
Узган атнада Норлат авыл җирлеге почта бүлегендә «Яшел Үзән районының иң яхшы почтальоны» бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән почтальоннарны бүләкләделәр. Тантанага Яшел Үзән почтамты начальнигы Галина Сиверс та кайткан иде.
-
Үсеш өчен бертавыштан! Михаил Афанасьев Яшел Үзән мэры итеп сайланды
Шәһәребез өчен бик шәп хәбәр! Бүген Яшел Үзәндә тарихи вакыйга - шәһәр Советының яңа составын формалаштыру һәм мэрны сайлау булды.
-
Сания Яруллина: «Иң яратканым – хатын-кыз күлмәген тегү»
Бик кадерле булган элек Авылда тегүчеләр, «Алтын куллы» дип саналган Кулы эш белүчеләр.
-
Яшел Үзән районы «Бакчачы көне»н гөрләтте
Зеленодольск районы «Бакчачы көне – 2025» бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары күргәзмә-фестивалендә катнашты.
-
Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында яшәүче 101 яшьлек Наилә Ганиева тавыш бирде
«Тумышым белән шушы авылдан»
-
Яшел Үзән районы башлыгы сайлады
Бүген шәһәрнең Музыка театры территориясендә урнашкан 1500нче участогында беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле депутатларны сайлауларда Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев тавыш бирде.