Авыл егете ул Рәшит – Бәчектән!
Көзге матур шимбә киче. Ерактан ук Түбән Урысбага мәдәният йортында утлар балкый. Халык клубка агыла. Әзрәк аптырап калдым, чөнки хәзер халыкны өеннән чыгарасы бик авыр бит. Мәдәният йортына килеп керүгә күңел балачакка, колхоз елларына йөгереп кайткандай булды. Биредәге мохит нәкъ менә үсмер чакларны хәтерләтә, күңелгә якын...
Акрын гына музыка уйный, ап-ак шәлләрен япкан әбиләр, апалар, кош тоткандай куанып, залга агыла. Монда акъәбидән алып, бишектән яңа гына төшкән бәбиләр дә бар дисәм, бер дә ялгышмам. Күз йомып алырга да өлгермәдек, залда алма төшәргә дә урын калмады. Хәтта, кичләрен телевизор каршында уздырырга яраткан көчле затларыбыз да килгән. Һәм менә, санаулы минутлардан, көтелгән юбилей кичәсе башланып китәчәк.
Түбән Урысбага авылы мәдәният йортында – ТАССРның баш конферансьесы, халык артисты Рәшит Сабировның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Ни өчен нәкъ менә биредә диярсез. Чөнки, Рәшит абый үзенең туган көн бәйрәмен туган ягында уздырырга хыялланган була. Аның хыялы чынчынлап тормышка ашты.
Автор видеосы
– Рәшит абыйга әлеге кичәне Ачасырдагы яңа мәдәният йортында уздырырга тәкъдим итеп карадым. Үз хыялларына тугры калып, шушы клубны сайлады, – дип сөйли «Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин.
Сәхнәдән тәннәрне чемердәтеп, йөрәкнең әллә кай җирләренә үтеп кереп күңел кылларын тибрәтүче тавыш ишетелә. Әлбәттә инде, бу безнең юбилярыбыз Рәшит Сабиров тавышы. Баһадирдай, егетләрнең асылы булган юбилярга 70 яшьне һич бирмәссең. Сәхнәдә балкып тора.
– Яшермим, әлеге кичәне уздыру турында уйлый башлауга бик борчылдым. Беләсезме нигә? Тамашачы, халык җыелмас дип. Ә бүген ул бор - чулар эреп югалды, – дип сүзен башлады нәфис сүз остасы Рәшит абый.
Юбилярны котларга дәрәҗәле артистлар кайткан.

– Без Рәшит белән башкарган эшләр һәрвакыт макталды. Мин моны мактанып әйтмим. Халык өчен тырыштык. «Биш татар» дигән мин җитәкләгән төркемдә без: Равил Шәрәфиев, Рәшит Шамкаев, Хәлим Җәләлов, Рәшит Са биров һәм мин эшләдек. Татарның элиталы юморы, сатирасы менә без эшләгәндә булды. Вера Минкинаны әйтәм, ул зур артист име, Рәсәйнең халык артисткасы, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» пьессасын куйган вакытта алар бер эпизодны сәхнәләштерә. Анда Рә шит Чикерткә Гыйльменисасын уйный. Равил Шәрәфи шул чак әйтә, менә Вера апа шул кадәрле шәп уйный име, ну Рәшит кебек уйнаучы юк бит, ди. Вера апа уйнаганда динамикасы барлыкка килми, ну Рәшит уйнаганда, эх шәп уйный инде, ди. Рәшит зур артист ул, зур кеше ул. Менә мин аңа багышлап повесть та яздым әле, – дип сөйли композитор, җырчы, артист, язучы, журналист, «Чаян» жур налы мөхәррире Алмаз Хәмзин.
Тамашачы Алмаз Хәмзингә кушылып рәхәтләнеп җырлады, көлде. Аның баянда уйнап җырлаганын тыңлап, күпләрнең күңеле тулып, күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
Рәшит Сабировка
Авыл егете ул Рәшит – Бәчектән,
Андый егетләр туганы юк күптән.
Кирәк дип тапкандыр аны дөньяга
Ходай. Әйләндерер өчен эшне уңайга.
Юк бит берәү дөреслекне сөйләүче,
Үз халкына игелекләр теләүче.
Бердәнбер булып калган ул бер үзе,
Колаклы, башлы, йөрәкле һәм күзле.
Барсы саңгырау хәзер – ишетмиләр,
Барсы сукыр – күрсәләр дә күрмиләр.
Белсәләр дә телләрен йотканнар,
Таларлар дип, кесәләрен тотканнар.
Аңлыйм инде байларны мин - алар бай,
Таласалар байлыклары бар бугай.
Соң безнең ләбаса, юк бер нәрсәбез,
Ник калтырап торыйк, тишек кесәбез.
Шуңа күрә гаделлеккә өнди ул,
Тынгы бирми түрәләргә, ырлый ул.
Аның өчен газиз халкы кадерле,
Сезнең алда күңеле түгел керле.
Сокландыра ялкынлы чыгышлары
Таң калдыра дөньяга карашлары.
Сихәтләнеп сөйли ул, ялкынланып,
Таратып бар булган зар-сагышларын.
Аның өчен иң кадерле – халкының алкышлары һәм бәхетле язмышлары.
Алмаз Хәмзин
Юбилярны котларга Зеленодольск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров та кайткан иде. Ул Рәшит абыйга матур теләкләрен җиткерде һәм аңа муниципаль бүләк – «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» медален тапшырды.

Юбиляр да үз чиратында районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтләрен җиткерде: «Әлеге чараны уздырырга уйлагач, иң беренче булып Михаил Афанасьевка мөрәҗәгать иттем. Яхшы, булышырбыз дип куандырып чыгарды ул мине. Кире бормады», – диде.
Шулай ук сәхнәне берсеннән-берсе матур чыгышлары белән җырчылар да җанландырып торды. Тамашачы дигәннән, аларга күз салсаң, суламыйлар да, йотлыгып концерт карыйлар. Чыннан да, халык шушындый җанлы, рәхәт кичәләрне бик сагынган икән бит. Әллә ничә меңнәр түләп керә торган коцертлар бер кырыйда торсын. Тынлыкны бозып, сәхнәгә Нәфкать Нигъмәтуллин чыкты. Халык аны алкышларга күмеп каршы алды. «Озак торды атым чапмады», «Тип йөрәгем» җырлары аеруча да халык күңеленә якын. Менә анда моң, тавыш... Әйтергә кирәк, тере тавыш.
Әлеге мизгелдә шуңа игътибар иттем, тамашачы залда гына түгел, ярты коридор булып, ишектән концерт карый.
Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин да Рәшит абыйның сүзләрен кабатлады: «Бу кадәр кеше киләсенә ышану түгел, уйлап та карамадык, йөрми бит хәзер халык концертларга».
Өч сәгатькә сузылган концерт тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмый. Рәхәтләнеп моң дөньясына чумып утыруын белә. Әлеге җылы, җанлы очрашу якташлар, авылдашлар, кайткан кунаклар күңелендә бик озак вакыт сакланыр әле.
Язмам ахырында шуны әйтергә телим, концерт бик зур дәрәҗәдә оештырылган. Һәм аны уздыруда үз көчләрен кертүчеләрнең барысына да рәхмәттән башка сүз юк. Мондый җылы очрашу соңгысы булмасын иде. Рәшит абыйга юбилее белән котлап, сау-сәламәт озын гомерләр телибез. Халыкны шулай шатландырганы өчен, Аллаһ Тәгалә аны мең кат сөендерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев