Сания Яруллина: «Иң яратканым – хатын-кыз күлмәген тегү»
Бик кадерле булган элек Авылда тегүчеләр, «Алтын куллы» дип саналган Кулы эш белүчеләр.
Элек үзендә тегүче яшәгән авыл хатын-кызларының бер мәшәкате ким булган. Чөнки берәр тантана, мәҗлес, бәйрәмгә кияргә яңа күлмәк эзләп район үзәгенә яки шәһәргә барып йөрисе юк. Әнә, күршедә генә ич ул алтын куллы тегүче. Шушындый очракка дип саклап тоткан тукыманы сандык төбеннән алып, култык астына кыстырасы да, ике атлап бер сикерәсе һәм Сания апа үлчәмеңне ала да, төн эчендә беркемдә дә булмаган күлмәкне тегеп тә бирә.
Әйе, сүзем авылдашлары - күгәйлеләргә генә түгел, 30 ел Норлат ательесында эшләү дәверендә бик күпләргә матур киемнәр теккән Сания Яруллина турында.
Ул Күгәйнең атаклы бае Җиһанша нәселеннән – аның кызының кызы.
-Теге болгавыр заманнарда бабайны төрмәгә утыртканнан соң, әни Зеленодольскига барып урнашкан. Әмма ятим үскән егет - әтием Сәлимулла аны авыр язмыштан коткарган, барып алып кайткан һәм өйләнгән. Әбинең тегү машинасы мирас булып әнигә калган. Тик ул башкаларга текмәде, үзебезне генә киендерде, - дип сөйли үзе ун яшендә әнисенең иске итәгеннән сеңлесенә күлмәк тегеп кидерткән Сания апа.
Үсеп, буйга җиткәч, унтугыз яшендә ул да башкалар кебек якты һәм матур тормыш турындагы хыяллар белән авылдан читкә чыгып китә. Казахстанның Караганда шәһәренә, апасы янына барып урнаша. Өч ел яшәгәннән соң, анда дөньяга килгән кызы Гөлнара белән туган авылына әйләнеп кайта. Балачактан ук тегүгә кулы да, күңеле дә ятып торган яшь әни, ул вакытларда Күгәйнең үзендә булган тегү ательесына эшкә урнаша. Ләкин авылдагы ателье ябыла һәм ул шул көннән башлап көн саен Норлатка биш чакрым араны җәяү йөреп эшли. «Юл газабы – гүр газабы» дигән гыйбарә бар, аның чын мәгънәсен язгы-көзге карлы яңгыр астында, кышын күз ачкысыз буран белән көрәшеп, чатнама салкында бит очларын өшетеп, җәен кыздырган кояш астында йөргән кеше генә аңлый торгандыр. Әле бит аның, котны алып, каршыга бүредер, кабандыр кебек җанварлар килеп очраган көннәре дә бар. Аларга азык булудан Аллаһ саклаган.
-Бер елны мәшәкатьләр беләндер инде, язын эш күп бит, әни миңа Сабан туена яңа күлмәк сатып алырга өлгермәде (что син, Сабан туена яңа күлмәк кию обязательно иде бит инде ул). Бик күңел төште, әлбәттә. Шунда Сания апа мине бер төндә яңа күлмәкле итте. Әй, сөенгәннәрем! Тегүчеләрнең барысы да Сабан туенда күгәргән күз төпләре белән йөрер иде инде, рәхмәт яугырлары! Никадәр кешене бәхетле итә иде бит алар! Никадәр кеше рәхмәтле иде үзләренә, - ди Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова. – Эштә көне буе тегү машинасы артында бөгелеп утыру, аннары төне буе күрше-тирәләрнең гозерләрен үтәп, күз нуры түгүләре. Менә Сания апа гомере буе эшләде инде, ә әйтүенчә, пенсиясе аз. Халыкка иң кирәкле хезмәтләрнең берсен күрсәтүчеләр бит тегүчеләр. Кеше өчен беренче урында азык-төлек кирәк булса, икенче урында кием. Шундый эшнең түбән бәяләнүе бер дә дөрес түгел. Хәзер бит тормыш бик кыйммәт. Шуны да әйтим, бу гаилә бик якты йөзле, ачык күңелле. Шуңа да күрше-күлән бик еш аларда җыелыша иде, чөнки монда аралашу, кич утыру рәхәт.
Сания апа шәхси тормышын кормаган, бар йөрәк җылысын әзрәк сәламәтлеге какшаулы кызы Гөлнараны тәрбияләүгә багышлаган. Алар бүгенге көндә әниле-кызлы гомер кичерә. Гөлнара колхозда кадрлар бүлегендә эшләгән. Күгәйдә, белгәнебезчә, иҗтимагый тормыш кайнап тора, мәдәният йорты һәм китапханә бергәләшеп төрле чаралар оештыра, хәтта кечкенә фильмнар төшерә. Сания апа аларда теләп катнаша. Лаеклы ялда да шулай актив булып, аралашып яшәүләргә ни җитә соң?!
Өй түрендәге өстәл өстендә торучы тегү машинасы да хуҗабикәсенең алтын куллары астында әле дә авылдашларын яңа күлмәк белән шатландырырга һәрвакыт әзер... Сания апа үзе дә бит: «Иң яратканым – хатын-кыз күлмәген тегү», - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев