Районыбызның иң өлгер почтальоннарын котладык
Узган атнада Норлат авыл җирлеге почта бүлегендә «Яшел Үзән районының иң яхшы почтальоны» бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән почтальоннарны бүләкләделәр. Тантанага Яшел Үзән почтамты начальнигы Галина Сиверс та кайткан иде.
Безнең барлык почтальоннарыбыз да җиңүче исеменә лаеклы. Хезмәт хакы аз дип зарланмыйлар, һава торышы начар дип уфтанмыйлар, укучыларга вакытында барып ирешсен дип газетны һәр йортка китерәләр, ТКХ квитанцияләрен һәм пенсияне тапшыралар. Алар булмаса, бигрәк тә авыл җирендә, авыр булыр иде. Күп кенә өлкәннәрнең гозерләрен үтәп, фикерләрен тыңлап, ярдәм кулы сузучы игелекле һөнәр ияләренә рәхмәттән башка сүзебез юк.
Исән-сау гына була күрегез, сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет телибез. Һәрчак шулай кулга-кул тотынышып хезмәт куярга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев