«Яшел Үзән»гә – 30: Юбилей якын дусларын җыйды
Ул көн җитте. Әле кайчан гына «Яшел Үзән»ебез 25 еллыгын гөрләткән иде, вакыт кай арада уза икән, тагын биш ел өстәлде. Районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасы, шөкер, атна саен укучыларына иң кайнар, төгәл яңалыкларны, кызыклы, файдалы язмаларны җиткереп, район белән шәһәр, халык белән җитәкчеләр арасында күпер ролен үти.
Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы
Газетаның 30 еллык юбилее зурлап, җитәкчеләр, ветеран коллегалар, иганәчеләр һәм дусларыбыз катнашында Яшел Үзәннең мәдәни үсеш үзәгендә узды. Килгән кунакларны залда әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Биредә газетаның өч дистә ел дәвамында яуланган уңышлары, казанышлары тәкъдим ителде. Шулай ук, Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы кызлары мәгърифәтче якташыбыз рецептлары буенча әзерләгән чәй һәм Олы Шырданның тәмле катыгы белән сыйланды.

Бәйгеләргә нәтиҗә
Юбилейны каршы алу кысаларында, өч номинациядән торган бәйге игълан иткән идек. «Ул минем өчен Герой» бәйгесе Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Бик күп язмалар кабул итеп алдык, хәтта чит районнардан да. Алар сайтыбызда һәм газетада дөнья күрде. Әфганчы ире хакында бәян иткән, Күгештән Рәмзия Низамиева җиңүче дип табылды һәм Яшел Үзән машина төзү заводы генераль директоры Иван Соловцовтан электр пычкысы белән бүләкләнде.

«Рәсемнәремдә Каюм Насыйри иҗаты һәм тормышы» номинациясе якташыбызның 200 еллык юбилее һәм 2025 – Яшел Үзәндә Каюм Насыйри елы дип игълан ителү уңаеннан үткәрелде. Рәссам якташларыбызның активлыгы белән әллә ни мактана алмасак та, Яшел Үзәннең 18нче лицей укучысы Самира Таһирова иҗаты лаеклы бәяләнде. Аңа исә РФ Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов исеменнән триммер бүләк ителде.

Районыбызның кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләрен барлау, башкаларга да үрнәк итеп күрсәтү максатыннан оештырылган «Хезмәт төбе – хәзинә» дип исемләнгән номинациябез күпләрнең күңеленә хуш килде. Күгеш, Олы Ачасыр, Осиново җирлекләре аеруча актив иде. Бишнәдән Айгөл Гыйләҗиева үзенең киң кырлы талант иясе булуын тагын бер кат исбатлады. Эшмәкәр һәм иганәче Әнвәр Миңнуллин аңа планшет бүләк итте. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

Үткәннәрдә тарих
Юбилей кичәсе сәхнәдә дәвам итте. Алып баручылар – ТР атказанган артисты Артем Пискунов һәм «Татарстан-24» алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина тарих битләрен ачып, үткәнгә, газетаның төрле киртәләрне ерып нәшер ителә башлаган елларына кайтты.

«Яшел Үзән» газетасы Зеленодольск районын бөтен республикага татар телендә таныткан матбугат дисәк, арттыру булмас. Шәһәрнең татар телендә рәсми исеме булмаса да, халык аны Яшел Үзән дип атый башлады. 1995 елда Александр Филиппов (урыны җәннәттә булсын) «Ватаным Татарстан» газетасында ачык хат бастыра. Анда милли басма булдыру юлында газета чыгаруның мөһимлеге турында языла. Район территориаль сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка барган Рәзил Вәлиевтән (урыны оҗмахта булсын) Зеленодольск халкы газета ачуда ярдәм сорый. Аның: «Милли газета озакламый республикада иң популяр басмага әйләнәчәгенә ышанам», – дип язып калдыруы да буш сүзләр булмый. 1995 елның 5 сентябрендә ТР Масскүләм мәгълүмат һәм матбугат министрлыгында «Яшел Үзән» 445 номеры астында теркәлә. 20 сентябрьдә макеты ясала һәм 27 сентябрьдә беренче саны дөнья күрә. Луиза Кашапова, Александр Филиппов, Әлифел Таразова, Люция Шәрәфиева, Гүзәл Минһаҗева, Әлфия Зыякаева, Илдар Габидуллин беренче көннән районыбызда татар матубгаты яшәсен дип, җаны-тәне белән янып йөрүчеләр.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Бәйрәмнең рәсми өлешен, газетабызга һәрдаим ярдәм итеп торучы, тугры дусты, район башлыгы Михаил Афанасьев ачып җибәрде:

– 30 ел – аз сан түгел. «Яшел Үзән» бай тарихы булган газета. Әлеге матбугат аша безнең шәһәр һәм район халкы соңгы яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдар. Редакция коллективын ихластан котлыйм. Профессиональлек һәм объективлык өчен рәхмәт белдерәм.
Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Безнең өчен иң кадерлесе – җитәкчелекнең хезмәтебезне күрә һәм бәяли белүе.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты баш мөхәррир Илсөя Садыйковага, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты бүлек мөхәррире Әлфия Зыякаевага, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты бүлек мөхәррире Гөлнара Вәлиевага тапшырылды. Шулай ук «Зеленодольск – Хезмәт даны шәһәре», «Мәгърифәтче Каюм Насыйри тууына 200 ел» медальләре ветеран коллегаларыбызга, кунак булып килгән җитәкчеләргә бирелде.

– Монда креатив кешеләр эшли. Ә креатив хезмәткәрләр һәрвакыт, һәркайда кирәк. Чөнки сүз – газетадамы ул, интернет киңлекләрендәме, чын күңелдән әйтелеп, укучыларның йөрәгенә үтеп керергә тиеш. Һәм сезнең дә газета аша сүзегез барып җитсен, уку чыларыгыз артсын. Ә сез тираж санын саклап кына түгел, арттыра алган газеталарның берсе. Чын күңелдән бәйрәмегез белән, үсәргә, киләсе юбилейны да уздырырга язсын, – дип теләкләрен җиткерде ТНВ генераль директоры, ТР Журналистлар Союзы рәисе, ТР Дәүләт советы депутаты Илшат Әминов.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакциянең эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде. Ул, шулай ук, «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатын Зеленодольск районара почтамты җитәкчесе Галина Сиверс, Күгеш авылы почтальоны Зөмфирә Хәйруллина һәм Акъегет почтальоны Гөлназ Сәгъдиевага тапшырды.

Соңгы 11 елда газета белән Илсөя Садыйкова җитәкчелек итә. Аның кабинетта гына утырып тормавын укучыларыбыз яхшы белә. Авылларыбызга чыга, халык белән бер дулкында яши.
– Мин, иң беренче, командама рәхмәтлемен. Нинди генә һава торышына карамастан, юлга чыгучы һәм йөрәк җылысы кушылган язмалар белән укучыларыбызны сөендерүче журналистларыма, һәр номерны матур итеп ясаучы верстальщикларга һәм сайтыбызны, социаль челтәрләрне алып баручы кызларыма. Безнең кадерле укучыларыбыз һәм язылучыларыбызга чиксез рәхмәтләребез. Безгә булган ышанычыгыз алга таба иҗат итәргә көч бирә. «ТАТМЕДИА» җитәкчелеге иртәгәгә ышаныч, яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек тудыра. Район җитәкчелегенә зур рәхмәт, Михаил Павлович, сезгә! Газета битләрендә күтәргән катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә сезнең актив катнашуыгыз һәм реаль ярдәмегез безнең бер команда булуыбызны һәм бергәләп кече Ватаныбыз файдасына эшләвебезне исбатлый. Ару-талуны белмәүче почтальоннарыбыз, яңгыр яуса да, буран булса да, һәр йортка газетабызның яңа санын тапшыручы геройлар. Сез – безнең зур эшебездә соңгы, ләкин бик мөһим звено һәм без моны беркайчан да онытмыйбыз. Ветеран коллегаларыбызның төпле киңәшләре, иганәчеләребезнең ныклы ярдәме безгә алга атларга дәрт өсти. 30 ел – бу авыр юлның башы гына. Алда – яңа темалар, яңа геройлар һәм яңа тарихлар. Сезнең белән бергә барысын да булдырырбыз дип ышанабыз, – дигән ихлас сүзләрен җиткерде җитәкчебез.

Бәйрәмгә Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Мулла Иленең «Сүнмәс дәрт» һәм Яшел Үзәннең иҗат коллективлары ямь бирде.



Газетабызны, коллективыбызны зурлап килгән һәркемгә изге теләкләре, бүләкләре өчен чиксез рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бердәм булыйк. «Яшел Үзән»ебез озак еллар нәшер ителеп, укучыларыбызны шатландырсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев