Ислам динле рус кызы - музыкаль театр йолдызы
«Золотой микрофон» Халык җыр театрын тәмамлаган танылган композитор, актриса, җырчы, Яшел Үзән шәһәре гимны авторы – Ева Ричи.
Ул Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика конкурслары һәм фестивальләре җиңүчесе, «Новая волна-2009» Халыкара конкурсының, «Звезда-2024» Бөтенроссия телепроектының ярымфиналисты, бэкстейдж һәм цифрлы сәнгать өлкәсендәге «АртМастерс Регионы-2025» милли ачык иҗат компетенцияләре чемпионаты финалисты, «Ел хатын-кызы» республика конкурсының «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә зона этабы җиңүчесе, 22 альбом авторы.
Ева авторлык милли музыкасын иҗат итә, рус һәм татар телләрендә җырлар башкара, Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасы, Россия сәхнәләрендә чыгыш ясый. Ул «Яшел Үзән музыка театры» МБУ мюзиклларының авторы һәм хәзерге вакытта бөтен Россиягә билгеле «Эра» хорының алыштыргысыз җитәкчесе. Ә иң гаҗәебе – ул ислам динен кабул итүче һәм шуның белән горурланучы күпкырлы шәхес. Еваның таланты гадәти кысалардан чыга. Ул рус рухының, татар сөйләменең һәм ислам диненең гаҗәеп симфониясен гәүдәләндерә. Ислам аның якты сәхнә карьерасына каршы килми, ә киресенчә аңа аваздаш илһам чыганагы булып тора.
Видео: Рәзилә Хәйретдинова
Музыка: Ева Ричи
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев