65 елдан артык бергә гомер итүче Ганиевлар: «Бер-береңне аңлау, кирәк чакта юл куя белү мөһим»
Кеше тормышында иң зур бәйрәмнәрдә теләк теләгәндә сәламәтлек һәм тигез картлык насыйп булсын, диләр. Бу сүзләрнең мөһимлегенә еллар уза барган саен ныграк инанасың. Чынлап та, урамда өлкән яшьтәгеләрнең парлашып йөрүләрен күргәч, күңелеңнән: «Эх, безгә дә тигез картлык язсын иде», – дип хыялланасың. Яшьлектә кавышкан ярың белән гомер буе иңне-иңгә куеп яшәү нинди зур бәхет бит ул! Моның шулай булуын пар канаты каерылганнар бик яхшы аңлый.
Олы Ачасыр авылында 65 елдан артык тигезлектә яшәп, узган елның җәендә тимер туйларын билгеләп үткән Ганиевлар гаиләсе белән очраштык та, сүзсез калдык. Соклануыбызның чиге юк иде, бары сөбеһанАллаһ, күз тимәсен, дип кенә теләдек. Без килгән көнне дә Даут абыйның мал-туар карап, мәш килеп йөрүе иде. Егетләр кебек йөгереп кенә керде дә, өс-башын алыштырып, яныбызга килеп тә утырды. Аллаһ аңа зиһенен дә, акылын да, юмор хисен дә кызганмыйча өеп биргән. Бер мизгелгә генә яшьлеккә кайттык. Шунысы кызык, Асия апа белән Даут абыйны хәтта документта да бер көнне – 1937 елның 3 гыйнварында туган дип язганнар. Бәләкәйдән үк язмыш җилләре бер-берсен шулай бәйләп куйган, диярсең.
.jpg)
– Быел Сабан туенда, Аллаһ боерса, гаилә коруыбызга 66 ел була. Без инде укыганда уйнашып йөрдек, шуннан җитди мөнәсәбәтләр башланды. Бер биш еллап очраштык әле, 1952 елда 7нче классны бетердек, 1959 елда бергә кавыштык. Гомер буе фермада эшләдем. Колхозның 100 башка якын аты бар иде, мин ат җиктем. Бөтен эш аның ярдәме белән башкарылды, транспорт чарасын үтәде дисәң дә була. Казанга, Каратун, Ормарга тикле бардык. Кышын Идел буйлап таңгы өчтә Казанга чыгып киткән чаклар да күп булды. Хуҗалыкта да озак еллар ат тоттык, бетерелгәненә дә ел ярым гына узды әле. Шулай булгач, гомерем буе ат җиктем дисәм дә була, – дип сөйли Даут абый.

Аның сүзләрен хәләл җефете Асия апа да җөпләп куя. Ак яулыгын туздырып бәйләгән, мөлаемлек, сабырлык бөркелеп торган әбекәйне кечкенә җилкәләреннән кочып аласы гына килеп тора. Ул да гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Тик Ганиевларга бала югалту хәсрәтен татырга туры килә. 18 яшьлек Фираяларының чәчәк кебек гомере фаҗигале төстә өзелә. Эшкә генә дип киткән кыз юк була. Төшке ашка туктаган чакларында трактор ике кызның өстенә менә. Фираяның колак артын гына эләктереп китә. Әмма үлемнән саклап калып булмый. Фәридәләре Васильево бистәсендә, Фәния Казанда яши. Төпчек уллары Ринат, әти-әнисе бәхетенә, туган нигезендә кала.

– Улыбыз Ринат гомер буе колхозда эшли, шофер. Киленебез Рәмзиянең игелекле булуын сүз белән генә әйтеп, аңлатырлык түгел, – ди күз яшьләрен сөртеп Асия апа. – Ул әйбәт булмаса, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз кайтып йөрер идеме?! Шөкер, балалар гаиләләре белән кайта, сагынып, көтеп торабыз. Төп нигезгә дус-тату булып җыелулары нинди бәхет! Рәмзия сәламәтлегемне кайгыртып кына тора. Нинди дарулар кирәклеген контрольдә тота, без аңа чиксез рәхмәтле.
(Кыскартып бирелде)
Язманы тулаем газетабызның №19 (16 май, 2025 ел) санында 7нче полосада укырга мөмкин.
Фотолар гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев