Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөя кала-утравында Павел I ботигы ачылды

Зөя кала-утравының тарихи комплексы тагын бер уникаль объект - Россия императоры Павел I ботигының төгәл нөсхәсе белән тулыланды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе киңәшчесе Игорь Левитин һәм Зеленодол муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин катнашты. Яңа истәлекле...

Зөя кала-утравының тарихи комплексы тагын бер уникаль объект - Россия императоры Павел I ботигының төгәл нөсхәсе белән тулыланды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе киңәшчесе Игорь Левитин һәм Зеленодол муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин катнашты.
Яңа истәлекле урын монда бөек шәхесләр килүе истәлеге итеп һәм XVIII гасыр ахырында Казан адмиралтействосының суднолар төзелеше үрнәге буларак, Зөя елга вокзалы каршындагы ярга урнаштырылды.
Ботик ул - алгы өлешенә уеп ясалган һәм алтынланган бөркет сыны куелган унике ишкәкле катер. Ботик сакланып калган сызымнарга һәм рәсемнәргә таянып, Игорь Левитин инициативасы буенча төзелә. Ике ел элек, Россия транспорт министры булганда, Игорь Левитин кала-утрауны төзекләндерүдә ярдәмен тәкъдим иткән иде. Шул вакытта ул тарихи судно нөсхәсен кыска вакытта төзеләчәген ышандырды. Һәм менә сүзендә торды.
Ботикны ачу тантанасында Игорь Левитин чараның символик характерын ассызыклады. «Бүген зур православие бәйрәме - изге апостолларның берсенең, ә император Павел I аның исеме белән аталган, истәлек көне - Петр һәм Павел көне. Бу Ватаныбыз тарихына тагын бер күпер», - диде РФ киңәшчесе.
Шунысы куанычлы, бүген монда киләчәктә диңгез-океннарны айкаячак егетләр - Зеленодолның «Дельфин» яхта-клубына йөрүчеләр дә килгән, дип белдерде Игорь Левитин. Ботикны ясаучыларга аерым рәхмәтен җиткерде.
Аннары ул кораб рындасын «Дельфин»га йөрүчеләр арасында иң өлкәненә - Гафур Шакирҗановка тапшырды, ә Гафур исә тантаналы төстә бүләкне сакларга һәм Ватанны яклаучы исеменә тап төшермәячәген ышандырды.
- Без зөялеләр белән бик еш очрашабыз, әмма һәрвакыт эш буенча, - диде җавап сүзендә Минтимер Шәймиев. - Утрау йөзе көннән-көн үзгәрә. Кыска гына вакыт эчендә монда бик күп эшләр башкарылды. Бүгенге очрашу - уртак тарихыбызның матур бер сәхифәсе.
Дәүләт киңәшчесе үзе һәм Республика Президенты исеменнән Зөя кала-утравын торгызуда булышканы өчен, Игорь Левитинга рәхмәтен белдерде. «Бу бүләгегез өчен башыбызны түбән иеп, рәхмәтебезне белдерәбез», - диде Минтимер Шәймиев һәм «Яңарыш» фондының Рәхмәт хатын һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды.
Тантананы алып баручы Игорь Левитинның кала-утрау портының начальнигы булып билгеләнүен өстәде һәм начальник таныкламасы белән капитан фуражкасы тапшырылды. «Нәкъ моннан ике ел элек хыялланган кебек», - диде Минтимер Шәймиев, елмаеп.
Тантана ахырында Минтимер Шәймиев һәм Игорь Левитин, каретага утырып, утрауның истәлекле объектларын карап йөрде.
Минтимер Шәймиев утрауда йөргән туристлар - Украинадан Универсиадага килгән спортчылар төркеме белән фотога төште һәм аларга ярышларда уңышлар теләде.
Г.Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев