Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар Танаенда мәдәният йорты ачылды

Бүген Татар Танае халкы өчен күптән көтеп алынган вакыйга булды. Ниһаять, капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды.


1973 елда ачылган бинага капиталь ремонт 1986 елда ясала. Шуннан соң күпме еллар узган, таушалып, түбәсеннән су да ага торган була. Һәм Татарстан Республикасының “Мәдәният” программасы буенча мәдәният йортына яңа сулыш өрелә. Чынлап та, бинаны танырлык түгел. Чишенү бүлмәсе, иркен, якты зал, китапханә, туган якны өйрәнү музее, хореография залы. Кыскасы, күпләр көнләшерлек.
Татар Танаеның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев та килгән иде. Ул якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
-Зур бәйрәм. Мәдәният йорты бик матур булган, төзүчеләргә, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллинга рәхмәт. Зур эшне башкарып чыктыгыз. Алда әле эшлиселәр бихисап, тирә-юньне төзекләндерәсе, матурлыйсы бар. Татар Танаеның киләчәге бар! – диде ул тантана белән котлап.

Авыл халкына “Риваять” төркеме бик матур концерт бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев