Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Раифа янгын сүндерүчеләрнең җиңүе

Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сагы подразделениесе» республика смотр-конкурсының соңгы этабында Яшел Үзән районы данын яклаган Раифа ирләр монастыреның ирекле янгын сүндерү командасы II урынны алды. Финалда Татарстаннан барлыгы 25 команда катнашты. Практик задание вакытында командалар тиз һәм хаталарсыз сугышчан хәрәкәтләр үтәүдә ярышты. Санаулы...


Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сагы подразделениесе» республика смотр-конкурсының соңгы этабында Яшел Үзән районы данын яклаган Раифа ирләр монастыреның ирекле янгын сүндерү командасы II урынны алды.

Финалда Татарстаннан барлыгы 25 команда катнашты. Практик задание вакытында командалар тиз һәм хаталарсыз сугышчан хәрәкәтләр үтәүдә ярышты. Санаулы минутлар эчендә сугышчан кием киделәр, янгын автоцистернасына җиңсәләрне тоташтырдылар, магистраль линия үткәреп, су бирделәр. Моннан тыш һәр команда үз тармаклары турында белешмә бирерлек фотоматериаллар һәм видеороликлар әзерләп килгән иде. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Раифа ирләр монастыреның ирекле янгын сүндерү командасы баллар буенча бары тик ярышларның хуҗасы Түбән Кама командасына гына биреште. Раифалыларга приз - янгын сүндерүдә кирәкле кораллар, музыка үзәге һәм һәр команда әгъзасына акчалата премия тапшырылды.
Безнең белешмә:
Раифа ирләр монастыреның ирекле янгын сагы хезмәте күптән оештырылды. 1999 елда монастырь территориясендә берничә янгын булды. Янгыннар сүндерелде билгеле, әмма монастырьның уникаль биналарын янгыннан саклау проблемасы кала бирде. Менә шунда архимандрит Всеволод монастырь командасын оештырырга карар итте. 2000 елда монастырьга беренче АЦ-40 янгын сүндерү машинасын бүләк иттеләр. 8нче отряд ирекле янгын сүндерүчеләрне өйрәтә башлады, формалар һәм барлык кирәк-яракларны бирде. Раифа ДПОсы Россиядә монастырь монахлары хезмәт итә торган беренче ДПО булды.
Башта команда бары тик монастырьны гына саклый иде. Аннары инде тирә-як авыллардагы янгыннарга да бара башладылар.
2010 елның 1 апреленнән ТР МЧС министры приказы белән монастырьның ирекле янгын сүндерү командасы «Татарстан Республикасы янгын сагы» дәүләт учреждениесенең аерым «Раифа» посты итеп үзгәртелде. Ә 2011 елдан монастырь территориясендә аерым «Раифа» посты һәм ирекле янгын сүндерү командасы эшли башлады.
Хәзер Раифа ирләр монастыреның ирекле янгын сагы командасы составында 9 кеше. Раифа иреклеләренең төп максаты - төп янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче янгынны сүндерә башлау. Куелган максатларга уңышлы ирешәләр. Ә монастырьның үзендә чын күңелдән ышаналар: мондый команда булганда Раифа куполлары уттан түгел, кояш астында бары тик алтыннан янып торырга тиеш.
Резидә Йосыпова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев