Республикада коронавирус инфекциясе таралуның 76 яңа очрагы билгеле.
Икесе читтән кергән, 74е контактта булганнар. 12 кеше хастаханәдә ята, 64е өйдә дәвалана.
Яңа мәгълүматлар буенча, Казанда - 48, Түбән Камада – 9, Чаллыда - 4, Кукмара – 3, Әлмәт, Биектау, Саба һәм Яшел Үзәндә икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Лениногорск, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
26 ноябрьгә Татарстанда 10 000 Covid-19 очрагы теркәлгән. 8743 кеше бөтен чорда савыкты, шул исәптән 69 соңгы тәүлектә.
Нет комментариев