Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике карчыкны суйган яшел үзәнлене 19 елга утырттылар

Татарстан Республикасы Югары суды ике карчыкны үтергән 24 яшьлек яшел үзәнлегә карата суд карарын чыгарды. Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов сүзләренә караганда, бу ир кеше исерек килеш Кызыл тыкрыгында яшәүче 77 яшьлек әбинең өенә ишекне тибеп ачып кына кергән. Тавышка уянып киткән әби полициягә хәбәр итәр дип, пычак белән...

Татарстан Республикасы Югары суды ике карчыкны үтергән 24 яшьлек яшел үзәнлегә карата суд карарын чыгарды.

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов сүзләренә караганда, бу ир кеше исерек килеш Кызыл тыкрыгында яшәүче 77 яшьлек әбинең өенә ишекне тибеп ачып кына кергән. Тавышка уянып киткән әби полициягә хәбәр итәр дип, пычак белән муенына һәм битенә кадаган. Әби яралардан үлгән. Өйдә кыйммәтле әйберләрдән 500 сумлык телевизор гына табылган , җинаятьче аны да, урамда полиция машинасы күренгәч, ташлап качкан. Бер айдан тагын эчәргә акча кирәк булган. Бу юлы 78 яшьлек туганына барган. Әби, исерек егетне орыша башлагач, аңа да пычак кадаган. Экспертлар мәетнең тәнендә 17 пычак эзе саный. Җинаять эзен яшерергә теләп, ир кеше урын җәймәләрен яндырган һәм җинаять кылган урыннан качып киткән. Суд аны ике үлем буенча да гаепле дип тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев