Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәен балаларга игътибар тагын да арта

Яшел Үзән муниципаль районда барлыгы 53 мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесе булып, шуларның 24е - шәһәрдә, 29ы районга туры килә. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Шул исәптән 2се гомумбелем бирү учреждениесе булып исәпләнә: Күгәй һәм Ходяш авыллары башлангыч мәктәп-балалар бакчалары. Югарыда аталган учреждениеләрдә 7 меңгә якын бала тәрбияләнә. Шушы учреждениеләрнең өстенлекле бурычы...


Яшел Үзән муниципаль районда барлыгы 53 мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесе булып, шуларның 24е - шәһәрдә, 29ы районга туры килә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Шул исәптән 2се гомумбелем бирү учреждениесе булып исәпләнә: Күгәй һәм Ходяш авыллары башлангыч мәктәп-балалар бакчалары. Югарыда аталган учреждениеләрдә 7 меңгә якын бала тәрбияләнә. Шушы учреждениеләрнең өстенлекле бурычы турында Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, оешма һәм учреждениесе җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросованың чыгышы тыңланды.
Төп бурыч - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрендә урыннар санын арттыру. Былтыр, мәсәлән, «Бәләкәч» республика һәм муниципаль программалар кысасында урыннарны 270кә арттыру мөмкин булган. Быел Бишнәдә дә бакча ачканнар. Яңа уку елында ЯҮМР хакимияте инициативасы белән җирле бюджет исәбенә 6 бакчада өстәмә рәвештә 130 урынлы 3 төркем ачылган. Шундый чаралар үткәрелү нәтиҗәсендә, «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмат системасында теркәлү узган, 3 яшьтән өлкәнрәк булган бөтен бала да бакчага урнаштырылып беткән. Ә 2 яшьтән алып 3 яшькә кадәргеләрнең 73 процентына бакчаларда урын табылган. Осиново әлегә проблемалы район булып кала. Бу территориядә йортлар күп төзелү сәбәпле теләүчеләрнең бөтенесен дә булган бакчалар сыйдырып бетерә алмый. Моны хәл итү максатыннан чыгып, 25нче бакчада өстәмә төркем ачу күздә тотыла. Балалар бакчаларын комплектлау 31 августка кадәр барачак, шуңа күрә килеп туган бөтен сораулар белән Чайковский урамында урнашкан мәгариф идарәсенә сишәмбе көннәрендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру турында чыгыш ясаган мәшгульлек үзәге җитәкчесе Ирина Никифорова сүзләренә караганда, 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне җәйге ял чорында эшкә урнаштыру буенча ел саен махсус программа гамәлгә ашырылып килә. Бу очракта өстенлек катлаулы ситуациягә эләккән ятим балаларга бирелә. Быел бу программада 1 меңнән артык бала катнаша ала. Эш нормативларын эш бирүче үзе РФ Хезмәт кодексына ярашлы рәвештә билгеләп, хезмәт өчен дә ул түли. Шулай ук республика бюджетыннан да һәр эшләүчегә аена 850 сум өстәп түләнә. 2012 ел башыннан предприятиеләр һәм оешмалар белән 959 баланы эшкә урнаштыру буенча 49 килешү төзелгән. Яшүсмерләр сәламәтлекләренә зыян килми торган эш белән шөгыльләнә. Әйтик, яшелчә сайлау, үсентеләр әзерләү, вак-төяк ремонт ясау, территорияләрне яшелләндерү кебек эшләрне башкара алар. Быел авыр гаиләләрдән 241 кеше эшкә урнаштырылган. Бу мәсьәләне КДН һәм балаларның җәйге ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия даими контрольдә тота. Алдагы июль-августта 179 яшүсмерне ЗПКБ, Җылылык челтәре, «Торак комплексы», «Ирида», «Уютный дом» ширкәтләре, «Кызыл Шәрык»-Агро» ААҖ, мәгариф идарәсе һәм Раифа махсус училищесы эшкә алырга җыена. Бу программада муниципаль районның теләсә-кайсы оешмасы катнаша ала. Ә мәшгульлек үзәге үз чиратында теләк белдерүчеләрнең һәркайсы белән хезмәттәшлек итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев