Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм кәефе үзебездән тора

Норлатта, Бакырчыда, Юынчыда һәм башка авылларда менә дигән итеп күңел ачтылар.

«Нәүрүз» сүзе фарсычадан «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Узган ялларда шәһәрдә һәм районыбыз авылларында да «Нәүрүз» бәйрәме гөрләде. Яшел Үзәндә гомер итүче үзбәк халкы бу бәйрәмне уздыруны матур традициягә кертте. Ел да шәһәр үзәгендә җырлап-биеп, күңел ачып «Нәүрүз»не билгелиләр. Тамаша кылырга килгән халык тәмле пылау белән дә сыйланып кайтып китте.
Авыл халкы да кимен куймады. Норлатта, Бакырчыда, Юынчыда һәм башка авылларда менә дигән итеп күңел ачтылар. Бакырчылылар клуб янындагы мәйданга җыелды. Самавырда кайнаган чәй, коймак, ботка белән сыйландылар, хәтта учакта бәрәңге дә пешерделәр. Кетердәп торган бәрәңгенең тәмлелеге... Олысы, кечесе төрле уеннарда теләп катнашты, ә мул итеп оештырылган ярминкәдән берәү дә буш кул белән кайтып китмәде.
Юынчы халкына да афәрин диясе килә. Бәйрәмне шундый матур итеп оештырганнар: олысы да, кечесе дә читтә калмаган. Ул бизәлгән атка утырып йөрүләре генә ни тора! Кызыклы уеннарда катнашып, тәмле коймак белән сыйланып, җырлап-биеп күңел ачу авылдашларны берләштерә, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да арындырып, ял иттерә.
Норлатлылар исә авыл үзәгенә җыелды. Барлык чараларны интернет битләрендә яктыртып баручы, штаттан тыш хәбәрчебез Розалия апа Ибраһимова бәйрәм мизгелләре турында менә ниләр яза: «Бәйрәм быел кышның һич тә китәсе килмичә, үзенең иң көчле, салкын ай икәнен сиздерәсе килгәндәй юеш кар явып торган көнгә туры килде. Ә безнең мәдәният хезмәткәрләрен дә, авылдашларны да һава торышының нинди булуына карамый, күтәренке кәеф, бәйрәм рухы берләштерә. Менә бу юлы да «Идел аръягы» мәдәният йорты хезмәткәрләренең бердәм, актив булып безгә матур җырлар, биюләр башкарып бәйрәм ясаулары соклану уятты. Бу көнне авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов призына волейбол ярышы спорт комплексында һәм мәктәпнең спорт залында барды. Бәйрәм кәефе бит ул кешенең үзеннән тора, бар булганыннан канәгать булсаң, юк-бардан гаеп эзләмәсәң генә, күңелең күтәренке була. Кайнар коймак, тәмле чәйләре өчен бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтергә генә кала!»

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев