Вак бәлеш
Тәмлетамак

Вак бәлеш

Рецепт.

Камыр өчен:

  • Кефир – 1 бокал
  • Чәй содасы – 0.5 ч.к.
  • Сыер мае – 100 гр
  • Йомырка – 2 шт
  • Чеметем тоз
  • Он – 5-6 чашка

Эчлек өчен:

  • Тавык ите
  • Бәрәңге
  • Суган
  • Тәменчә тоз, борыч

Әзерләү тәртибе:

Ингредиентлардан йомшак камыр ясыйбыз.

Камырны җәеп, эчлек салып, бәлешләр ясыйбыз.

180 гр кызган духовкада 30 минутлап пешереп алабыз, алып һәрберсенең уртасына 5-10 гр сыер мае салабыз. Өстен йомырка сарысы белән майлап, янә 7-10 минутка духовкага куябыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Рецепт, фото авторы: iliuza_ramilevna

Татар халык ашлары


Нет комментариев