Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Үзебезчә сосиски

Хәзер кибетләрдәге колбаса әзерләнмәләрен алмаска кушалар. Инде үзебез дә беләбез аларның нәрсәләрдән ясалуын, интернет киңлекләренә рәхмәт, сәламәт яшәргә өйрәтәләр. Әйдәгез, әллә ниләр кушылган, фәлән хәтле бәядән сатыла торганнары кибет киштәләрендә ята бирсен, без үзебезнең сәламәтлеккә зыян китерми торганын ясыйк.

Кирәк була:

  • тавык филесы – 2 кисәк
  • сөт – 250 мл
  • пешкән кызыл чөгендер – 30 гр
  • үсемлек мае – 20 мл
  • тоз, борычлар катнашмасы – тәменчә

Тавык итен ваклап турарга һәм сөт белән бутап, блендерда изәргә. Чөгендерне турап, үсемлек мае белән кушып, шулай ук, блендерда изәргә. Барлык ингредиентларны кушып, яхшылап болгатырга. Катнашманы, сосиски формасы биреп, азык-төлек пленкасына төрергә һәм кайнап торган суга салып, пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев