Үрдәк бәлеше
Тәмлетамак

Үрдәк бәлеше

Рецепт.

Камыр өчен 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Камырны басканнан соң 20 минут тотабыз.

Эчлек өчен үрдәк итен, үрдәкнең эчәк-бавырларын ваклап туралган суган, бәрәңге тоз һәм борыч салып болгатабыз.
Камырны җәеп майланган табага салабыз.

Эчлекне салабыз.
Бәлешне ябып, камырны бөгәбез.
Кыздырылган мичкә 1,5-2 сәгатькә куябыз.

Бәлешегез тәмле булсын!

Резедә Хәйруллина рецепты

Татар халык ашлары


Нет комментариев