Тутырылган кабак
Тәмлетамак

Тутырылган кабак

Рецепт.

Кирәк:

  • Кабак - 2.5 кг
  • Тавык ите - 700 г
  • Дөге - 1/2 стакан
  • Кишер - 1 шт (зур)
  • Суган - 1 шт (эре)
  • Сыер мае – 1 аш кашыгы
  • Борыч
  • Тоз
  • Үсемлек мае

Кабакның эчен алып, сыер мае сөртәбез (эчке ягына). Суганны, кишерне һәм итне аерым-аерым кыздырып, яртылаш пешкән дөге белән кушабыз. Тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр салып болгатабыз. Килеп чыккан эчлекне, кабак эченә тутырып, «капкач»ын ябып, 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 1 сәгатькә озатабыз.

Тәмле булсын!


Нет комментариев