Тиз пирог
Барысын да бергә кушып болгатасың да, мичкә озатасың һәм ярты сәгатьтән пирог әзер.
Кирәк:
- йомырка – 3 данә
- шикәр комы – 220 гр
- атланмай – 130 гр
- кефир – 200 мл
- он – 280 гр
- разрыхлитель – 1 ч.к.
- карлыган (яки башка җиләк) – 200 гр
- крахмал – 1 а.к.
Йомыркалар өстенә 200 гр шикәр комын салып, эреп беткәнче миксер ярдәмендә болгатырга. Аннары 100 мл эретелгән атланмай һәм кефирны өстәп, болгатуны дәвам итәбез. Он һәм разрыхлитель кушып, төерләрсез камыр барлыкка килгәнче бутарга. Карлыганны крахмал белән катнаштырып, камырга салырга, болгатырга. Әзер камырны пергамент кәгазе җәелгән формага (табага) бушатырга. Калган эретелгән май белән шикәр комын болгатып, камыр өстенә агызырга. 175 градускача кызган мичтә 30 минут пешерергә. Чәй янына чыгарыр алдыннан, өстенә шикәр оны сибегез.
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев