Телеңне йотарлык тәмле алма бәлеше пешерәбез
Чәйләрегез тәмле булсын
Камыр өчен:
- 180 гр маргарин
- 1 йомырка
- 3 кашык шикәр комы
- 1 калак тоз
- 1 кап разрыхлитель
- Ванилин
- Җылымса су ~30-50 мл
- Он
Эчлек өчен:
- Алма
- Шикәр комы
- Сыер мае
- Кукуруз крахмалы
Иң башта камырны ясадым. Аннан камыр ял иткән арада алманың кабыгыннан чистартып турыйбыз. Камырны җәеп камыр өстенә башта кукуруз крахмалы сибәбез, аннан алмаларны салабыз, өстенә шикәр комы сибәбез hәм сыер мае турап салабыз. Пирогыбызның өстен камыр белән каплап, ясап, кызган мичтә 35 минут пешереп алабыз.
Чыганак-фото: Кирәкле төркем
alisa_fayzullina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев