Тавыктан Фрикасе
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк:
- Тавык ите - 500 г
- Суган - 1-2 данә
- Татлы борыч - 1-2 данә
- Сарымсак - 3-5 теш
- Каймак 10% (йогырт) - 250 г
- Тоз, тәмләткечләр - тәм буенча
Әзерләү:
Итне юарга һәм саламлап турарга. Суганны чистартырга һәм ярымбоҗрасыман кисәргә. Татлы борычны орлыклардан арындырырга һәм саламлап турарга. Сарымсакны чистартырга һәм вакларга.
Табада берничә минут дәвамында суган һәм борычны кыздырырга.
Тавык өстенә вакланган сарымсак һәм каймак өстәргә. Бутарга.
Әлеге каймаклы тавыкны табадагы суган һәм борыч янына кушарга.
Бутый-бутый кайнауга җиткерергә капкачын ябып һәм әзер булганчы пешерергә.
Әзер булган тавык ите йом-йомшак булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев