Рецепт.
Бер-ике порциягә кирәк булачак:
- тавык бавыры – 200 гр
- суган – бер баш
- үсемлек мае – ½ а.к.
- су – 50 мл
- тоз – бер чеметем
- кара борыч – тәменчә
- атланмай – 10 гр
- зур слива – 3 данә
- салатлар катнашмасы
- фета яки башка йомшак сыр
- алма серкәсе 1 а.к.
- үсемлек мае – 1 а.к.
- кедр чикләвеге – 2 ч.к.
Суганны «каурыйлап» турарга (ярымбоҗрага перпендикуляр яктан) һәм йомшарганчы кыздырырга. Бавырны шунда салып, 7 минутлап пешерергә. Аннары су өстәп, тозларга-борычларга, суы очып беткәнче пешерергә.
Икенче табада атланмайда зур кисәкләргә туралган сливаны шикәр өстәп, болгатып торып, 1-2 минут кыздырырга.
Алма серкәсе белән үсемлек маен кушарга һәм салат яфраклары катнашмасына сибәргә. Шулар өстенә сливаны һәм бавырны тезәргә. Өстенә сыр кисәкләре куярга һәм кедр чикләвеге сибәргә.
Нет комментариев