Тәмле кляр
Тәмлетамак

Тәмле кляр

Язылучыбыз Айгөл Гыйләҗиева безгә бик тәмле, йомшак кляр рецепты тәкъдим итте. Тавык һәм балыкка менә дигән ул.

Кирәк булачак:

  • 2 йомырка.
  • 1 стакан салкын су.
  • 3 аш кашыгы он.
  • 3 аш кашыгы панировка сухарие. 
  • тәменчә тоз.
  • төрле тәмләткечләр кушарга мөмкин.

Барлык ингридиентларны куе каймак хәленә килгәнче туглыйбыз. Сыек булса, 1 кашык панировка өстәргә мөмкин. Тавык/балык кисәкләрен манып, майда кыздырып алабыз.

Тәмле булсын!


Нет комментариев