Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Тәмле һәм файдалы! Тузганаклы салат

Тузганакның составында В, С, D группасы витаминнары, кальций, тимер һәм фосфор күп. Аның яфраклары бераз рукколаны хәтерләтә — кыяфәте дә, әче тәме дә. Ә менә аларда файдалы матдәләр күпкә артык!

Шуңа күрә, тузганакның яфракларын һәм сабакларын ашарга тырышырга кирәк. Аларны 20 минутка тозлы суга (1 л суга 1 аш кашыгы тоз) салып торсаң, әче тәме кими. Аннары салатка турарга була.

1 порциягә:

  • тузганак яфрагы – 100 гр
  • яшел суган – 50 гр
  • петрушка, укроп – 50 гр
  • үсемлек мае – 15 гр
  • йомырка – 1 данә
  • тоз, борыч, аш серкәсе – тәменчә

Тузганак яфрагын ярты сәгать тозлы суда тотканнан соң, турагыз. Яшел үләннәр һәм тәмләткечләр белән бергә болгатыгыз, өстенә эре кыргычтан уылган пешкән йомырканы сибегез. Теләгән кеше әлеге витаминлы кабымлыкны кыяр, редис белән тулыландыра ала.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев