Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Салат «Алсу фламинго»

Бу салатта иң «халыкчан» ингре­диентлар: чөгендер һәм краб таякчыклары берләшкән. Салатка вакланган сарымсак белән тәмләтелгән каймак-майонез со­усы салалар, ул ризыкның тәменә ачык, пикант ноталар өсти.

3 порциялек кабымлыкка кирәк булачак:

  • уртача зурлыктагы 1 кызыл чөгендер
  • 2 данә йомырка
  • 100 гр каты сыр
  • 100 гр краб таякчыклары
  • 1 тырнак сарымсак
  • 2 а.к. майонез
  • 2 а.к. каймак
  • тоз
  • төелгән кара борыч

Чөгендер белән йомырканы пешереп чистартырга. Сырны эре яки вак кыргычта уарга, краб таякчыкларын турарга. Чөгендер белән йомырканы бер савытка уртача кыргычтан уарга, сыр белән краб таякчыкларын да шунда кушарга.
Соус өчен сарымсакны пресс аша үткәрергә һәм каймак белән майонез катнашмасына өстәргә. Тозларга-борычларга һәм болгатырга. Салат ингредиентларына кушып, бутарга. Әзер салатны аш кашыгы белән тыгызлап, тәлинкәгә кулинар боҗра ярдәмендә урнаштырырга. 2 сәгатькә суыткычка куеп торырга. Өстәлгә чыгарыр алдыннан боҗ­раны алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев