Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Редис маринадлыйбыз

Алсу тамыразык тәмле һәм файдалы, әмма бик тиз картаеп китә. И жәл була инде чәчәк атып, катыланган редисны йолкып ташларга. Әйдәгез, быел кызык итәбез, сусыл һәм яшь вакытында ук җыеп, маринадлап куябыз.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • 500 гр редис
  • 180 мл алма серкәсе
  • 150 мл су
  • 3 а.к. бал
  • 2 ч.к. тоз
  • 0,5 ч.к. горчица орлыгы (теләк буенча)
  • сарымсак
  • борыч
  • кориандр

Редисларны юып, киптерергә. Яшел башы белән тамырын кисеп алырга. Бик нәзек телемләргә турарга. Пыяла банкага тутырып, горчица сибәргә.

Тозлык: алма серкәсе, су, бал һәм тозны бергә кушып болгатырга. Катнашманы кайнатып чыгарырга һәм редис өстенә коярга. Суынгач, ашарга ярый. Шулай ук, капкачлап куеп, салкын урында сакларга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев