Пешекче Диләрә Дәүләтшинадан сырник рецепты
Чәйләрегез тәмле булсын!
Кирәк:
- 500 грамм эремчек
- 1 йомырка
- 50 грамм шикәр комы
- бер чеметем тоз
- ванилин
- 4 аш кашыгы манный ярмасы.
Барысын да яхшылап болгатырга һәм манный бүрткәнче ярты сәгать тотарга. Аннары онга әвәләп, 50әр граммлы итеп ясарга. Катырып кую өчен дә бик уңайлы.
Соус өчен: 25 грамм атланмайны 1 аш кашыгы шикәр белән эретергә, аннары 200 грамм каймак салып, акрын утта кайнатып алырга.
Диләрә апа әйтүенчә, сырник өчен иң тәмле соус – нәкъ менә шушы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев