Өйдә ясалган туңдырма – совет пломбирының тәме
Рецепт.
Ингредиентлар:
- шикәр - 2 стакан
- сөт - 1 л
- атланмай - 100 гр
- крахмал - 1 чәй кашыгы
- йомырка сарысы - 5 данә.
Әзерләү:
Сыер маен җылытылган сөткә салып кайнатып чыгарабыз.
Икенче савытта шикәр, крахмал һәм йомырка сарыларын кушып, болгатабыз һәм бертөрле масса ясыйбыз.
Шуннан соң, бераз сөт өстибез, нәтиҗәдә консистенция буенча сыек каймак кебек масса барлыкка килергә тиеш.
Ул арада сөт кайнап чыга һәм без аңа әкренләп йомырка сарысы массасын нәзек кенә итеп агызып, болгатып торабыз.
Кайнатып чыгарабыз. Катнашма кайнап чыккач, уттан кастрюльне алып, салкын суга куябыз, шул ук вакытта масса суынып, җылы гына калганчы, ныклап болгатырга кирәк.
Аннары массаны тулысынча суытырга калдырабыз, вакыт-вакыт бутап торырга онытмагыз. Шуннан соң формаларга салып,туңдыру өчен суыткычка куябыз.
Тәмле булсын!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев