Маринадланган тузганак
Тәмлетамак

Маринадланган тузганак

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Әйе, әйе, тузганак чәчәкләрен кыяр кебек маринадларга мөмкин һәм алар шулай ук кетердәп тә торачак әле.

КИРӘК:

  • тузганак чәчәге бөресе – 1 кг
  • су – 250 мл
  • тоз – 20 гр
  • шикәр комы – 16 гр
  • аш серкәсе (9%) – 5 мл
  • алма яки виноград серкәсе – 10 мл

Чәчәк бөреләрен салкын су белән юарга һәм калын төпле кәстрүлгә су, тоз, шикәр комы салып, кайнатып чыгарырга. Барлык серкәләрне өстәргә һәм бер минут кайнаткач, уттан алырга.

Чәчәкләрне банкаларга 3/4 өлеш тутырырга һәм өсләренә тозлыкны коеп, капкачлап куярга. Аларны өч сәгатьтән ашарга була.


Нет комментариев