Рецепт.
Камыр өчен:
Ярты стакан шаулап торган кайнаган суга тоз, 1/3 стакан он салып камырны калак белән болгатам, бераздан бер йомырка, он салып камыр басам, ярты сәгать ял иттерәм.
Эчлек өчен: иттарткычтан үткәргән ит, суган, сарымсак әз генә, тоз, борыч, кайнаган салкын су.
Камырны җәябез, бер формада кисәбез, эчлек салабыз да, кырыен ябыштырып майда пешереп алабыз.
Тәмле булсын!
Нет комментариев