Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Лимон белән балыктан шашлык

Шашлык әзерләүнең берничә төрен тәкъдим итәбез.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Лимон белән балыктан шашлык: 3 кг балыкны 4әр см калынлыкта телемләп турарга, һәрбер кисәкне вакланган сарымсак, борыч һәм тоз белән ышкырга. Шулай ук, һәрбер кисәкне күп итеп лимон согы белән “коендырырга” да ярты сәгатькә суыткычка куярга. Шуннан соң балыкны учакта кыздырырга.

Шампиньон гөмбәсеннән шашлык: 1 кг гөмбәне юырга һәм пыяла яки эмаль савытка салырга. Башка савытта 4 аш кашыгы соя соусы белән шул ук күләмдәге җитен маен бергә кушарга. Шунда ук берәр чәй кашыгы төелгән имбир һәм борыч өстәргә. Әлеге катнашманы шампиньон өстенә салып кул белән болгатырга һәм өч сәгатькә суыткычка куярга.

Сөт өстендә маринадланган шампиньон гөмбәсе: 1 кг гөмбәне тозларга, борычларга. 150 гр сыер маен эретеп, петрушка белән укроп турап салырга, шунда ук ике аш кашыгы сөт өсте кушып болгатырга. Катнашманы гөмбә белән бергә кушарга. 1-2 сәгать суыткычта тотарга.

Маринадларга иң мөһим ингредиент – мәхәббәтне дә кушарга онытмагыз! Ул вакытта сезнең шашлык иң көйсез гурманнарның телләрен йоттырачак!    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев