Лилия Сибгатуллинадан «телне йотарлык» тәмле кәбестә тозлау рецепты
Тәмлетамак

Лилия Сибгатуллинадан «телне йотарлык» тәмле кәбестә тозлау рецепты

Көз җитү белән кышка әзерлек тә башланды. Кышын бәрәңге янына кетердәп торган тәмле, хуш исле кәбестә булса — үзе бер рәхәт бит! Сезгә тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

  • 1 литр су
  • 2 аш кашыгы тоз
  • 1 аш кашыгы шикәр комы
  • 3–4 данә исле кара борыч
  • 2–3 данә лавр яфрагы
  • 3–4 бүлем сарымсак
  • 6 аш кашыгы уксус

Маринадны кайнатып, әзерләнгән кәбестә өстенә коябыз. Иң өскә 3 аш кашыгы көнбагыш мае салып, банканы салкын урынга куябыз. Ә теләгән кеше кәбестәгә ваклап туралган болгар борычы да куша ала. Ә матур, алсу төс бирергә теләсәгез, кызыл чөгендер салырга мөмкин. Кышын да кетердәп торган тәмле кәбестә булсын дисәгез, рецептын саклап куегыз!


Нет комментариев