Кышка алмадан пирог эчлеге
Тәмлетамак

Кышка алмадан пирог эчлеге

Дуслар алмаларыгызны кая куярга белмәсәгез, бу эчлекне әзерләгез. Кышка пироглар пешерер өчен бик тәмле була!

Кирәк:
4 кг алма
1 кг шикәр комы
1 стакан су

Алмаларны юып, турыйбыз, чиста массаны турагач үлчибез.
Шикәр комы, су салып 10-15 минут кайнатабыз. Изелеп китергә тиеш. Каты булмасын.
Алдан банкаларны стерилизовать итеп, чиста банкаларга ябып куябыз!

Автор rakhmatullina9

Татар ашлары


Нет комментариев