Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Кычытканлы балык ашы

Тәмле булсын!

Бакча тирәсендә, зарыгып көтеп алган кызу эш көннәре башланды! Шунда кайнашканда күз төшкән яшь кычытканнарны тиз генә өзеп, булган консерв банкасын ачып (туңдыргычка чис­тартып тыгып куйган чуртан яки алабуга балыгы булса да бик әйбәт), ярты сәгать эчендә җәлт кенә аш әзерләп алыйк. Эш – эш белән, ә әбәд үз вакытында бит!

Кирәк: (ингредиентларның күләмен күрсәтеп тормыйбыз, һәркем үзенчә алсын)

  • Майлы яки натураль согында балык консервысы
  • Бәрәңге
  • Кычыткан
  • Башлы суган
  • Кишер
  • Яшел үләннәр
  • Тоз
  • Йомырка
  • Үсемлек мае

Кычытканны бераз тозлы суда тотыгыз, аннары юып, турагыз. Суган белән кишерне үсемлек маенда кыздырып, кычытканны да шулар янына кушып, биш минутлап акрын утта пешерегез. Аннары 1,5 л кайнаган су һәм бәрәңге салып, ун минутлап кайнатыгыз. Балыкны да кушып, тәменчә тозлагыз. Туралган петрушка, кыяк­лы суган, укроп кебек яшел үләннәр өстәгез. Соңыннан, йомырканы яхшылап туглап, шулпаны болгатып торып, агызыгыз. Кайнап чыккач, уттан алыгыз.

Бик тәмле һәм җиңел аш әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев