Карлыганлы чөгендер салаты
Җиләкнең әчкелтемлеге чөгендернең татлылыгы белән бергә үзенчәлекле тәм бирә. Авыз итеп карагыз.
Фото: ясалма интеллект
1 чөгендер, 50 гр фета сыры, 50 гр үзегез яраткан чикләвекләр, берничә ботак петрушка, 120 гр кара карлыган, 2 а.к. үсемлек мае кирәк булыр.
Пешкән чөгендер (духовкада фольгага төреп пешерелгәне яхшырак) белән сырны кечкенә шакмаклап турарга, чикләвек белән петрушканы вакларга. Карлыганның бер өлешен изәргә, бер өлешен шул килеш калдырырга. Туралган ингредиентлар янына карлыган белән үсемлек маен салып, болгатырга. Шундый җиңел һәм витаминлы кабымлык килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев