Кара миләштән аджика
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк була:
- 5 баш сарымсак
- 2-3 кузак әче борыч
- ½ бәйләм кинза яки петрушка
- 1 кг кара миләш
- 2 а.к. тоз
- 150 гр шикәр комы
- 75 мл аш серкәсе (9%)
- ½ ч.к. борыч катнашмасы
- 1 ч.к. төелгән кориандр
Борыч белән сарымсакны чистартырга. Шуларны һәм яшел үлән белән кара миләшне иттарткычтан чыгартырга. Тоз, шикәр комы, аш серкәсе, борычлар катнашмасы һәм кориандрны кушып, болгатырга. Тәмләткечләре эреп бетсен өчен, берәр сәгать көтәбез. Аннары аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капрон капкач белән томалыйбыз. Соусны суыткычта сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев