Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Җиләкле «Шарлотка»

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

КИРӘК:

  • 55 гр атланмай
  • 270 гр он
  • 8 гр разрыхлитель
  • бер чеметем тоз
  • 2 йомырка
  • 150 гр шикәр комы
  • 120 гр каймак (30%)
  • вак кыргычтан 1 лимон кабыгы
  • 350 гр бакча җиләге

50 гр атланмайны эретеп, суытырга. Тоз һәм разрыхлитель белән катнаштырып, онны иләргә. Йомырка һәм шикәр комын миксер белән күпертергә, май белән каймакны өстәп, болгатырга. Массага онны, лимон кабыгын кушып, камыр ясарга.

Җиләкне юып, кисәкләргә бүлгәләргә һәм камырга салып, бутарга. Яки, җиләкләрне шул килеш, табага агызгач, камыр өстенә тезә аласыз.

Камырлар пешерү өчен махсус кәгазьне табага яки формага җәяргә, калган атланмай белән майларга һәм камырны бушатып, 170 градускача кызган мичтә 35 минут тирәсе пешерергә.

Табынга чыгарыр алдыннан, өстенә шикәр оны белән корица катнашмасы сибәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев