Ялкауларча пәрәмәч
Тәмлетамак

Ялкауларча пәрәмәч

Тәмле булсын!

Фото: ясалма интеллект

Бу ризыкны гаиләдәге һәр кеше яратыр, мөгаен. Ул тиз дә, тәмле дә!

Кирәк була: 500 гр тавыкның түш ите, 2 стакан кефир, 400 гр он, 0,5 ч.к. сода, 1,5 ч.к. шикәр комы, тоз-борыч тәменчә, кыздыру өчен үсемлек мае.

Тавык итен һәм суганны (теләгән кеше сарымсак та өсти ала) иттарткычтан чыгартабыз һәм тәмләткечләр кушып, яхшылап болгатабыз.

Камыр өчен 2 стакан җылы кефир кирәк, аңа тоз (0,5 ч.к.), шикәр комы һәм сода кушып болгатырга, онны өстәп, кашыктан агып төшәрлек итеп камыр туг­ларга. Шул камырга фаршны кушып, бутарга. Пәрәмәчләрне кашыклап салып, ике яклап, акрын утта кыздырырга. Артык зур утта уртасы пешеп өлгермәячәк. Табада май калынлыгы 0,5 см яки күбрәк булырга тиеш.


Нет комментариев