Финнарның «Росоли» кабымлыгы
Без сельдь балыгын тун астында гына ясарга күнеккән. Менә финнарга ияреп, башка төрле кабымлык ясап карыйк әле.
Моның өчен 2-3 кызыл чөгендер, 2 бәрәңге, 1-2 кишер, 3-4 бытбылдык йомыркасы, 1 зур әче алма, 2 тозлы яки маринадланган кыяр, 250 гр тозлы сельдь балыгы филесы, тәменчә тоз, борыч һәм майонез кирәк булачак.
Пешкән яшелчәләрне чистартырга. Шуларны һәм алма белән балыкны – барысын да бер үк зурлыкта шакмаклап турарга. Тоз-борыч һәм майонез кушып, болгатырга. Табынга чыгарыр алдыннан урталай бүленгән бытбылдык йомыркалары белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев