Чәй янына тәмле пирог
Тәмлетамак

Чәй янына тәмле пирог

Рецепт.

180 грамм акмайны суыткычтан берәр сәгать алдан алып куеп, өй температурасында җылытыгыз. Аннары 2 стакан он, ярты стакан шикәр комы, ике аш кашыгы какао, бер чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 1 кап ванилин салып, шушы коры массаны йомшартылган акмай белән уабыз.

Уылган камырның яртысын пергамент кәгазь җәелгән табага тигезләп салыгыз. Шуның өстенә эчлек салына.

Ул болай әзерләнә:
500 грамм эремчек, ярты стакан шикәр комы, 4 йомырка салып, барысын бергә яхшылап болгатыгыз.

Эчлек өстенә калган камырны салыгыз.

Эремчекле пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут пешә. Аны табасында килеш суытыгыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Авыл хатыны/Сельчанка


Нет комментариев