Бавыр торты
Тәмлетамак

Бавыр торты

Рецепт

Кирәк булачак:
бавыр – 700 гр
суган – 2 шт
кишер – 1 шт
йомырка – 2 шт
сөт -  50 гр
разрыхлитель – 0,5 ч.к.
тоз-борыч
он – 4-5 аш к.
майонез

Эш тәртибе: 
Бавыр белән бер суганны иттарткыч аркылы чыгарабыз.

Бавырга йомырка, сөт, разрыхлитель, тоз-борыч, он салып, коймак куелыгында камыр туглыйбыз.

Майланган табада уртача зурлыктагы коймаклар пешереп алабыз.

Суганны турап, кишерне уып кыздырып алабыз. Суынгач, 1-2 аш кашыгы майонез салып болгатабыз.

Бавыр коймакларына эчлекне ягып, 5-6 катлы итеп өябез дә, җаныбыз теләгәнчә бизибез.

Рецепт һәм фото авторы – Гөлназ Хаҗиева.


Нет комментариев