Бәрәңгедән вафли
Әйе, әйе, сез чәй табынына вафли пешерә торган электр-табада десерт кына түгел, икенче ризык та пешерергә мөмкин.
Кирәк була:
- йомырка – 1 данә
- суган – 1 баш
- он – 3 а.к.
- сарымсак – 1-2 тырнак
- бәрәңге – 4-5 данә
- тоз-борыч – тәменчә
- үсемлек мае – 1 а.к.
Бәрәңгене әрчеп, вак кыргычтан уарга һәм артык суын сыгарга. Суганны вак кына турарга, сарымсакны пресс аша чыгарырга. Барысын бергә кушып, болгатырга. Он, йомырка, үсемлек мае һәм тәмләткечләр өстәп, бик куе каймак кебек камыр болгатырга. Вафля табасын кыздырырга, майларга һәм 1-2 а.к. камыр салып, әзер булганчы пешерергә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев