Бәрәңге “тәкәсе”
Рецепт.
Аны төрле якларда төрлечә атыйлар: бәрәңге пирогы, бөккән, бәрәңге “тәкәсе”. Ә сездә ничек?
Камыр өчен:
- ак май -150г (каймак та ярый)
- сөт - 250 мл
- тоз - 1/2 чәй калагы
- он - 600 г
Май, сөт, онны кушып йомшак итеп камыр басарга, камыр кулга ябышып тормаслык итеп. 15 минутка калдырып торырга һәм эчлек әзерләргә.
Эчлек өчен:
- әрчелгән бәрәңге - 1,5 кг
- суган – 3 данә.
- тоз, борыч - тәменчә
- сыек май - пешкәч майлар өчен
Тәмле булсын өчен, яратсагыз, әнис кушарга була.
Чыганак-фото: Кирәкле төркем
Айгөл Закирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев