Алма белән пирог
Рецепт.
Камыр өчен:
- 180 гр каймак
- 70 ак май
- 50 гр шикәр комы
- 2 йомырка
- 1 чәй кашыгы разрыхлитель
- чеметеп тоз
- он
салып камыр ясыйбыз.
Табага камырны кул белән генә җәям. 3 алманы турадым. Туралган алмага ак сгущенка салып бутарга (2 аш кашыгы булгандыр). Камыр өстенә алмалы массаны таратып чыгабыз. Алмалы масса өстенә ак май+шикәр комы+он салып, умач кебек уабыз. Алмабыз өстенә сибәбез. Духовкага озатабыз. 200 гр мичтә 40 минут тирәсе пешерәбез. Табаның дм – 30. Пешеп җитәр алдыннан ак сгущенканы сетка рәвешендә агызып алдым (пакетка сгущёнка салып, очын кисеп). Духовкада бер 10 минут торгандыр сгущенка яккач.
Мәрьям Миңнегулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев