Татар Танаеннан Тәлгать Сәйфетдинов «Сүзең белән данла «Яшел Үзән»не!» бәйгесендә катнаша
Сүзең белән данла «Яшел Үзән»не

Татар Танаеннан Тәлгать Сәйфетдинов «Сүзең белән данла «Яшел Үзән»не!» бәйгесендә катнаша

тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Ашыгыгыз! Өлгерегез, дуслар!!!

Туган як сулышы

«Яшел Үзән» — гүзәл туган якның
Иң тугры һәм якын дусты сез.
Һәр саныннан җылы ямь табарбыз,
Һәр хәбәрдә — җанлы, дөрес сүз.
Язмышларны яза газетабыз,
Үткәннәрне бүген яңарта.
Кадерле сез һәрбер укучыга,
Сезне һәркем көтә, ярата!

Бәйгебезнең чираттагы катнашучысы Татар Танае авылыннан Тәлгать Сәйфетдинов. 

Бәйгедә катнашу бик җиңел. Бары:

1⃣ «Яшел Үзән» газетасы турында шигырь язарга (кимендә 4 юл).
2⃣ Газетаны ни өчен яратуыгыз турында кыска видео төшерергә.
3⃣ 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанциясен өстәргә.

🎁 10 иң иҗади авторны шәп бүләкләр көтә!
📲 Видеоларны 8-927-413-83-43 (Мах) номерына юллагыз.
📅 Бәйге 25 июньгә кадәр бара. Яшь чикләве юк!


Нет комментариев